Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 Май 2019, 11:21

15 сентябрьгә кадәр тәмамлау шарт

Республикада күп фатирлы йорт подъездларын ремонтлау графикка ярашлы бара.

Республикада күп фатирлы йорт подъездларын ремонтлау графикка ярашлы бара.


Бу хакта чираттагы оператив киңәшмәдә Хөкүмәт вице-премьеры вазифасын башкаручы – торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Киреев белдерде.


Аның сүзләренчә, 15 июньгә кадәр 1123 подъездда ремонтны тәмамлау планлаштырыла. Бу – 2019 елга каралган эшнең дүрттән бер өлеше. 15 сентябрьгә кадәр план тулысынча үтәлергә тиеш. Ремонтның сыйфатын һәм тиешле вакытында башкарылуын шул йортларда яшәүчеләр, җәмәгать оешмалары да контрольдә тотарга тиеш.


Республика җитәкчесе Радий Хәбиров, мөмкинлеккә карап, подъездларны яңыртуны ихата биләмәләрен комплекслы төзекләндерү белән бергә алып бару кирәклеген билгеләде.
“Асылда бу эшкә барлык муниципалитетларда тотындылар. Акча юнәлтелде, килешүләр төзелде, – диде Радий Хәбиров. – Җәй уртасында бу эшнең нәтиҗәләре хакында тагын фикер алышырга тәкъдим итәм. Җәмәгәть контроле ремонтның сыйфатын ныклы күзәтеп барырга тиеш”.
Чыганак: “Башкортостан”.
Читайте нас: