Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 Май 2019, 23:05

Балтач районыннан чыккан йөзъяшәр кала яме булып яши

Балтач районыннан чыккан йөзъяшәрләр чит тарафларда да матур яши. Гөлмәрьм Локманова тормыш юлларын сурәтләгән видео белән Нефтекамадан уртаклаштылар.

Б

алтач районыннан чыккан йөзъяшәрләр чит тарафларда да матур яши. Бу хактагы бер видео белән Нефтекамадан уртаклаштылар.




—Ул чакта Көнтүгеш авылында гына, ирләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган, илле җиде тол хатын яши иде. Ә авыл Советы алты авылны берләштерә. Тол хатыннарның барысын да елына бер тапкыр утын белән тәүмин итүне оештыра идем,—дип хәтерли Гөлмәрьям Локманова, Көнтүгеш авыл Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләгән елларын исенә төшереп.
Гөлмәрьям Локманова чыгышы буенча Бүздәк районыннан. Язмыш аны Балтач районы Көнтүгеш авылына алып килә. 1955 —1960 елларда ул авыл китапханәсендә эшли, мәдәни чаралар оештыра. 1970 еллар башында Көнтүгеш авыл Советы башкарма комитетын җитәкли. 1984 елга кадәр Көнтүгеш сигезьеллык мәктәбендә эшли. 1987 елда, тормыш иптәше Рифгать вафат булганнан соң, Нефтекама шәһәренә күченә.
Гөлмәрьям Локманова тугызынчы дистәне ваклый. Бүген ул шәһәр микрорайоннарының берсендә индивидуаль йортта ялгызы гомер кичерә.
— Гөлмәрьям Локманованың яшьләргә үрнәк булырлык яклары күп, — ди ТНТ-Нефтекамск телеканалы тележурналисты, аның турындагы телетапшыруда.
Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел.
Читайте нас: