Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 Май 2019, 15:28

Проектның максаты — тормыш дәрәҗәсен күтәрү

Белүебезчә, 2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм илкүләм максатлары турында”гы указга кул куйган иде.

Белүебезчә, 2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм илкүләм максатлары турында”гы указга кул куйган иде.
Бу документ социаль-икътисади юнәлешкә ия һәм аның максаты — Русия халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүне, фәнни-технологик үсештә алга китүне тәэмин итү.

2018 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан предприятиеләрендә “Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру хезмәткәрләрне киметүгә китермәгән. Катнашучы оешмаларның җитештерү күләмнәре арта, дип хәбәр итә республиканың Төбәк компетенцияләр үзәге җитәкчесе Руслан Нуртдинов.
“Беркемне дә кыскартмадылар. Гадәттә, гомумдәүләт проектларында катнашканнан соң предприятиеләрдә табыш арта, ягъни хезмәткәрләр саны элеккечә калганда җитештерү күләме арта”, — дип билгели ул. Әйткәндәй, 2018 елда гомумдәүләт проекты республиканың 10 предприятиесендә гамәлгә ашырылган.

“Гомумдәүләт проектында катнашучылар тәмамланмаган җитештерү процессы вакытын 30 процентка кадәр киметте. Процесс вакытын кыскарту җиһазлар урнаштыру, хезмәткәрләр йөри торган араны киметү исәбенә башкарыла. Сакчыл җитештерү ысулларын гамәлгә кертү нәтиҗәсе буенча продукциянең үзкыйммәтенең кимүе күзәтелә”, — ди Руслан Нуртдинов.

Предприятиене компетенция үзәге белгечләре озата бару алты ай дәвам итә, аның нәтиҗәләре буенча табышның 10 проценттан ким булмаган күләмен бирүче төп продукция үрнәгендә җитештерү участогы төзелә. Алга таба компания предприятие кысаларында эшләп чыгарылган җитештерү процессларын үзе тиражлый.

“Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм” Гомумдәүләт проекты 2017 елдан гамәлгә ашырылган шул исемдәге өстенлекле проектның дәвамы. Проектның төп максаты — икътисадның чимал булмаган төп тармакларындагы (эшкәртү, авыл хуҗалыгы, транспорт, сәүдә һәм төзелеш) хезмәт җитештерүчәнлеген 2024 елга 5 процентка кадәр арттыру (2018 елда бу күрсәткеч 1,4 процент булган).
#национальныепроекты;

#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин

Читайте нас: