Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 Май 2019, 10:32

Көнтүгеш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан зур чаралар үткән

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан бу көннәрдә һәр авылда, шәһәрдә зур чаралар үтә.

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан бу көннәрдә һәр авылда, шәһәрдә зур чаралар үтә.
Көнтүгеш авыл җирлегенә караган Югары һәм Түбән Иванай, Көнтүгеш, Яңа Уразай һәм Янтимер авылларында укучылар, хезмәт ветераннары, яугир-интернационалистлар һәм локаль сугышлар ветераннары, авыл интеллигенциясе катнашлыгында истәлекле чаралар оештырылган, Бөек Ватан сугышы елларында яу кырларында башларын салган һәм илгә Бөек Җиңү белән кайтып тыныч тормышта яшәп арабыздан киткән Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә куелган обелисклар янында митинглар үткән.
Бу көннәрдә обелискларга чәчәкләр һәм веноклар салынган. Түбән Иванай авылыннан яугир-интернационалист Вадим Килимбаев, Көнтүгештән локаль сугышлар ветераны Самат Минисламов авылдашларын һәм үсеп килүче буын вәкилләрен тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә өндәгән. Район Хакимияте вәкилләре Сергей Биктубаев һәм Ильяс Вәлиев авыллар халкына район җитәкчелеге исеменнән тәбрикләү сүзләре җиткрегән. Митингта катнашучылар Түбән Иванай, Көнтүгеш, Яңа Уразай, Янтимер авыллары буйлап “Үлемсез полк” маршы белән атлаган.
—Янтимер авылында гомер иткән Ахмадиша Ахмадиев — авыл җирлегендә исән калган бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны. Иванай урта мәктәбе укучылары олы яшьтәге ветеранны кереп котлап чыгарга да онытмады, — ди Көнтүгеш авыл җирлеге башлыгы Игорь Яниев.—Көнтүгеш авылыннан Ләбиб Галәветдинов бу зур чараны оештыручыларга авыл халкы исеменнән рәхмәт белдереп, җылы теләкләрен җиткерде.
Чара Көнтүгеш авылында үзешчән сәнгать осталарының концерт программасы белән тәмамланган.

Читайте нас: