Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 Май 2019, 16:58

Иске Яхшый авылында тулысынча реставрацияләнгән обелиск ачылды

Иске Балтач авыл җирлеге башлыгы Эльмар Галимҗанов белдерүенчә, Иске Яхшый авылында Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган авылдашлар истәлегенә обелиск 1995 елда тергезелгән. Бу эштә башлап йөрүче Альберт Халилов булган.

—Шул еллардан башлап истәлекле объект косметик ремонт белән генә сакланып килде. Һәм быел аны тулысынча реставрацияләү эшен башладык. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевның аңлавы һәм яклавы, авыл халкының хуплавы белән бу зур эшне башкарып чыктык, — диде Эльмар Рәшит улы объектны ачу тантанасында.
Иске Балтач җәмигъ мәчете имам-хатибы Рәфис хәзрәт Шәйхәйдаров яу кырларында башларын салган яхшыйлылар рухына дога кылды.
Илгиз Әхвәс улы авыл халкын истәлекле мизгел белән тәбрикләде, һәр эштә бердәм булырга өндәде.
Шәхси эшкуар Илшат Галләмшин яшьләргә мөрәҗәгать итеп булдырылган матурлыкны сакларга чакырды.
Обелиск тирәсенә ике атна вакыт эчендә төзүче егетләр Алмаз Хафизов һәм Илсур Гаттаров брусчатка җәйгәннәр, тулысынча буяганнар, мрамор политәне яңартканнар. Күмәк эшләрне башкаруда авыл халкы активлык һәм бердәмлек күрсәткән.
Читайте нас: