Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 Май 2019, 16:11

Бүген Тушкыр авылында обелиск ачылды

Бүген, 8 май көнне, Тушкыр авылында, Бөек Ватан сугышы елларында яу кырларында батырларча башларын салган һәм сугыштан соңгы елларда халык хуҗалыгы тармакларында хезмәт салып төрле елларда арабыздан киткән авылдашлар истәлеген мәңгеләштергән обелиск ачу тантанасы үтте.

Бүген, 8 май көнне, Тушкыр авылында, Бөек Ватан сугышы елларында яу кырларында батырларча башларын салган һәм сугыштан соңгы елларда халык хуҗалыгы тармакларында хезмәт салып төрле елларда арабыздан киткән авылдашлар истәлеген мәңгеләштергән обелиск ачу тантанасы үтте.
Тантанада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Тушкыр авыл җирлеге башлыгы Булат Әгъләмов, авыл старостасы Айрат Вахитов, авыл интеллигенциясе вәкилләре, Бөек Җиңү хакына көнне төнгә ялгап тылда көч түккән тыл эшчәннәре, яшьләр, авыл халкы, кунаклар катнашты.
“Бердәм Русия” партиясенең “Реаль эшләр” проекты чикләрендә тергезелгән объектны яңарту турында башлап инициатива күрсәткән Айрат Вил улы тушкырлылар башлангычын хуплаганы өчен Илгиз Әхвәс улына һәм зур эшне башкарып чыгуда вакытларын кызганмый бердәм катнашкан барлык авылдашларына рәхмәт белдерде. Авылда имам вазифаларын башкаручы Флүр Казиханов тыныч тормыш хакына гомерләрен аямаган авылдашлары рухына Изге Коръән аяте укыды.
Тушкыр — иҗатчылар төбәге. Педагогик хезмәт һәм сәхнә ветераны, һәвәскәр шагыйрә Гөлшат Ихсанова тантанада катнашучыларга үзе язган шигырен укып ишеттерде. Мәнәгәз авылыннан укучы Камил Рәхимов укыган шигырь юллары да терәндергеч яңгырады.
Тушкырлылар тормышындагы истәлекле вакыйга уңаеннан Илгиз Әхвәс улы, Булат Фирус улы, авылның элекке ветераннар советы рәисе Рәлиф Хисмәтов, бүгенге көндә шул вазифаны башкаручы Зикаф Гайнаншин, асавкалы, запастагы подполковник Владислав Шакиров авыл халкын тәбрикләп чыгыш чсады. Аларның һәркайсы тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә, булдырылган истәлекләрне тагын да баетырга, матурлап яшәргә өндәде.
Мәдәният хезмәткәре Зәйнәп Гафарова алып барган тантанадан соң кунаклар авыл клубында бәйрәм концертын тамаша кылып таралышты.



Читайте нас: