Балтач таңнары
-5 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 Май 2019, 17:46
Балтач сулыкларын кондызлар ник үз итә?
Балтач районы киңлекләрендә кондызлар инеш кадәр генә елгада да зур буалар булдырган.
Балтач сулыкларында кондызлар үрчегәнлеге алар булдырган буалардан күренә.
Әле кайчан гына кондызларыны телеэкраннарда „Хайваннар дөньясында” тапшыруында һәм матбугат басмаларындагы төсле рәсемнәрдә генә күрә ала идек. Хәзер алар безнең төбәк сулыкларында да очрый. Ул гынамы соң, уңганлыклары белән хәйран итәләр.
Инеш кадәр генә елганы буып зур сулыклар булдыралар. Ә алар безнең як табигатен үз итмәслекме ни. Сулыклар тирәсендә тирәкләр, усак агачлары үсә. Кондыз рационындагы азыклар болар. Берәүләр кондызлар буа ясау өчен генә агачларрны аудара дип уйлый. Ә ул алар белән туклана.
Кондызлар ишәйгәч елгада балык сирәгәйде дип ялгышучылар бар. Ул балык белән тукланучы җәнлек түгел. Кондыз кимерүчеләр вәкиле.
Уңганлыкны бал корты тырышлыгыгы белән чагыштыралар. Ә кондыз барысын да уздыра, кебек.
Бүген, эш буенча сәяхәт кылганда, кондызлар буасына тап булдык
(Урыны сер).
Инеш кадәр генә елгада кондызлар берничә дистә метр озынлыкта плотина корган. Кондызлар тырышлыгыннан , байтак мәйданга җәелгән. Буаны ташкын ермаган. Афәрин, кондыз! Буа буарга кондыздан өйрәнү комачауламас иде.
Ул урында кондыз, хәтта колач җитмәслек, каен агачын да кимергән. Бусы аның тешен "чарлау" урыны.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде