Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 Май 2019, 17:08

Җитмеш яшен тутырган Өлфәт Исламов бүген дә яңа планнар белән янып яши

Иске Балтач авылы ир-егете Өлфәт Гафурҗан улы Исламов 1949 елда Мәшүдә һәм Гафурҗан Исламовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә.

Иске Балтач авылы ир-егете Өлфәт Гафурҗан улы Исламов 1949 елда Мәшүдә һәм Гафурҗан Исламовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә.
Яшьтән үзаллылыкка, хезмәтне яратырга, максатчанлыкка омтыла. Мәктәптә тырыш укучылардан санала. Спорт белән шөгыльләнә. Урта белем алганнан соң имтиханнарын уңышлы тапшырып Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетына укырга керә. Студент елларында стипендия акчасына, өйдән килгән ярдәмгә карап кына утырмый, укудан буш вакытларында чордашлары белән эшләп, үз кирәгенә җитәрлек акча юнәтә.
1971нче ел. Белгеч булып өлгергән Исламов туган районының Ленин исемендәге колхозында өлкән ветеринария врачы булып эшкә башлый. Биредә колхоз рәисе булып эшләгән киң эрудицияле, алдынгы карашлы, таләпчән җитәкче Әсләм Батыргәрәй улы Гәрәев эшләгән чорда авыл хуҗалыгы белгечлегенең төп баскычын үтә.
Ун ел дәвамында шушы хуҗалыкта көч сала Өлфәт Гафур улы. Малчылыкта сизелерлек алга китеш күзәтелә. Нөркә авылындагы сөтчелек фермасы тулысынча ясалма орлыкландыру юлы белән алынган кара-чуар токымлы сыер маллары белән тулыландырыла. Терлекчелек продукциясе җитештереп сату буенча 9нчы бишьеллыкның 2-3 елында район буенча бер урынга күтәрелсә, 10нчы бишьеллыкта һәр ел планнарын 100 процентка арттырып үтәп алдынгылар рәтенә чыга ленинлылар.
Тырыш хезмәт белән кеше кайда да дан казана. Исламов 1976 елда „Социалистик ярышта җиңүче” билгесе, 1979нчы елда тырыш хезмәте һәм халык хуҗалыгы планнарын үтәүгә зур өлеш керткәне өчен Ленин исемендәге колхоз идарәсенең, партия, профсоюз оешмаларының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Шул елларда Өлфәт Гафур улы икенче яртысы Роза Әсләм кызы Гәрәева белән кавыша, матур гаилә кора һәм Иске Балтач авылына күченеп кайта. Биредә КПСС район комитетының беренче секретаре Гафурҗан Фәтхинур улы Фәтхуллин тәкъдиме белән Балтач хуҗалыкара ясалма орлыкландыру предприятиесендә елдан артык ветврач-гинеколог булып эшли. Һәр хуҗалыктагы сөтчелек фермасында булып, сыерларны ректаль тикшереп, каплату һәм бозау алу графигы төзүдә зур ярдәм күрсәтә. Башкарган эше белән предприятие исәбенә тоемлы күләмдә табыш кертә. Базар икътисадына күчкән чорда шушы предприятиедә ел ярым директор вазифасын башкара. Бөре токымчылык предприятиесе үзе табышлы эшләү өчен кирәгеннән артык орлыклар сатып алмасаң, килеп орлык саклый торган сосудларны заправка ясамый, аларны юк итү куркынычына бәйле килеп туган катлаулы хәлдән чыгу юлын таба Исламов. Күрше Пермь өлкәсеннән сыек азот ташый торган махсус автомашинаны даими рәвештә китертеп заправкалау мөмкинлеге тудыра. Нәтиҗәдә, электән предприятиедә җыелып килгән кыйммәтле орлыкларны үтерми саклап бару шартлары булдырыла.
Өлфәт Гафурҗан улының хезмәт юлында үзгәреш була. КПСС район комитетының беренче секретаре Гафурҗан Фәтхуллин тәкъдиме белән тәҗрибәле белгечне райкомның авыл хуҗалыгы бүлегенә инструктор итеп күчерәләр. Биредә партия эшеннән тыш күп очракта хуҗалыкларга чыгып, басуларда, объектларда булып, бигрәк тә терлекчелек тармагында эшне оештыруда ярдәм күрсәтә һәм үзенең оештыру сәләтенә ия булуын исбатлый.
Табигатьтән бирелгән хезмәт сөючәнлек, тырышлык, кешеләр белән һәм коллективта эшли белүен күреп аны райком партиясенең ул вакыттагы беренче секретаре Рәшит Мирхади улы Харрасов тәкъдиме белән Иске Балтач авыл советына рәис итеп сайлап куялар, 1993 елда Иске Балтач авыл советының хакимият башлыгы итеп билгелиләр. Авыл урамнарын ремонтлау, урамнарга кое казытып халыкны эчәр су белән тәэмин итү, шәхси хуҗалыкларга өй төзелеше өчен кисендекләр алуда ярдәм күрсәтә, коммуналь квартираларны ремонтлатуны оештыра. Укытучы һәм балалар бакчаларында эшләүче хезмәткәрләргә кисендекләр алып утын ягулыгы хәзерләтә. Шәхси хуҗалыкларда терлекләр саны артуга бәйле, көтүлекләрне киңәйттерә, печәнлекләр белән тәэмин итә. Урып-җыю чорында икмәк кабул итү предприятиесенә оешма, предприятие, учреждениеләрдә эшләүчеләрне график нигезендә ике сменада эшкә җәлеп итүне җайга сала.
Авылларның санитар торышын яхшырту, төзекләндерү, яшелләндерү, халыкта килеп туган төрле проблемаларны хәл итүгә зур әһәмият бирә. Бу эшләр, авыл советы эшеннән тыш, алга куелган авыл хуҗалыгы продуктлары хәзерләү планнарын үтәү өчен барлык авылларда да халыктан сөт, май, йон, бәрәңгене тирә-яктагы күрше авыл советларына да чыгып җыйнап дәүләткә озату, халыкка шул юл белән акча эшләү, Яңавылдан катнаш азык кайтарып сатуны оештыру күп көч һәм вакыт таләп итә. Тынгысыз, тырыш, хезмәтен күңел биреп башкарырга күнеккән Өлфәт Исламов беркайчан да зарланмый.
—Үзгәртеп кору чорында илдә күзәтелгән чуалышлар районда да чагылыш тапмый калмады. Аның ачы җиле безнең гаиләне дә читләп үтмәде. Яңа урынга йорт төзелеше алып барганда, гаиләдә бер вакытта дүрт бала укытканда (аларның икесе югары уку йортында), үземнең 50 яшьлек юбилейны каршы алганда 10 ел буе бар булмышымны биреп башкарган эшне югалтырга туры килде. Авыр булса да, төшенкелеккә бирелми, юаныч табып яшәргә тырыштым, — ди Өлфәт Гафурҗан улы гаиләсенә килгән авыр сынау елларын хәтерендә яңартып.
2000нче ел. Балтач май заводында чимал буенча директор урынбасары — яңа штат барлыкка килә. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыюны 1нче марттан оештыру бурычы куела. Шушы җаваплы эшне башкаруны район Хакимияте башлыгы Айрат Муллый улы Мәгъзүмов Өлфәт Гафурҗан улына тәкъдим итә. Халык белән тыгыз бәйләнештә булып, авыл хакимияте башлыклары белән берлектә эшләп шәхси хуҗалыклардан сөт хәзерләүне 1нче марттан башлап җибәрәләр. Узган еллар белән чагыштырганда, сизелерлек күп һәм яхшы сыйфатлы сөт хәзерләнеп дәүләткә тапшырыла, ә халыкка көнкүреш өчен акча эшләү мөмкинлеге булдырыла. Бу мөмкинлектән файдаланып, шул елларда шәхси хуҗалыкларда икешәр, хәтта өчәр баш савым сыеры асрый башлыйлар. Май заводы лаборантлары белән хуҗалык сөтчелек фермаларына иртәнге савымга барып, контроль савымнар үткәреп, сөтнең сыйфатын урында тикшереп, эшне җанландырып җибәрә Исламов. Уңай нәтиҗәләргә ирешеп эшчәнлеген кабат исбат иткәч, Айрат Мәгъзүмов Өлфәт Исламовны Башкортстан Республикасы Табигатьне файдалану һәм экология министрлыгының Бөре территориаль идәрәсенә эшкә күчерергә министрга язма рәвештә тәкъдим белән чыга. Әйдәүче белгеч-эксперт, тирә-як мохитне саклау буенча дәүләт инспекторы булып 8 ел эшләү дәверендә табигатьне саклау, аның ресурсларын рациональ файдалану, экологик хәвефсезлек чараларына зур игътибар бирә, табигатькә булган карашның әһәмиятен районда яңа бер баскычка күтәрә. Бу елларда табигатьне саклау буенча күп норматив документлар, берничә елга исәпләнгән районның экологик яктан үсеш программалары эшләнә, экология мәсьәләләре район Советы сессияләрендә карала, гәзит битләрендә еш чагылдырыла, семинарлар үткәрелә. Оешма, предприятие, учреждение территорияләрен, шәхси ихата тирәләрен, юл, урман буйларын, су чыганакларын көнкүреш каты калдыкларыннан, чүп-чардан тазарту, агачлар утыртып яшелләндерү эшләре колач ала.
Район үзәгендә көнкүреш каты калдыкларын туплау буенча типовой полигон төзелә. Проект документларын эшләтүгә Өлфәт Исламов Иске Балтач авыл советы хакимияте башлыгы вазифасында эшләгән чагында ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аша акча юллаган була. Бу объект торак-коммуналь хуҗалыгына тапшырылып 2019 елга кадәр халыктан чүп чыгарган өчен түләүсез хезмәтләндерелде.
Көнкүреш калдыкларын чүплеккә чыгару күләмен киметү һәм мохтаҗ булганнарга алардан берникадәр акча эшләтү максатыннан Бөре шәһәренә барып икенчел чимал җыю буенча шәхси предприятие җитәкчесе Ф.М. Вильданов белән килешеп Балтачта да аның карамагында кәгазь калдыклары, пластик, пыяла шешәләр җыеп тапшыру буенча 2 пункт оештырып эшләтеп җибәрә.
Әйләнә-тирә мохитне саклауга озак еллар дәвамында салган фидакарь хезмәте, шәхси хезмәте өчен Өлфәт Исламов 2004 елда Башкортстан Республикасы, 2007 елда Русия Федерациясе Табигатьне файдалану һәм экология министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
2017 елда аны „Башмелиоводхоз” идарәлеге системасына гидротехник корылмаларны хезмәтләндерү буенча эшкә күчерәләр. Шул елдан алып ул Иске Яхшый авылы янындагы Танып елгасында төзелгән гидроузелны җитәкли. Аны хезмәтләндерү һәм ремонт эшләрен алып баруда күп көч сала. Соңгы елларда Усман буасына капиталь ремонт үткәрәләр. Балтач гидроузелы буенча эш аеруча катлаулы килеп чыга. Беренче ташкынны үткәргәч тә грунтны туң йөртү сәбәпле, деформация барлыкка килеп плотинаның тимер-бетон стенкалары суга табан авыша башлый. Өлфәт Исламов плотина төзүчеләрнең мастеры белән элемтәгә кереп, аларны чакырып кайтарып берникадәр ремонт эшләре башкартып авышуны туктату чарасын күрә.
Табигатьне файдалану һәм экология министрлыгы аша акча юллап 2-3 иетр тирәнлектә барлыкка килгән икенче руслоны каплатуга, плотинаның ачып-ябу корылмасын тулысы белән сүттереп яңадан кордыртуга ирешә.
Узган елда ремонт барышында сусаклагычның болын як ярына балчык ташып бер километр чамасы озынлыкта дамба күтәрәләр, плотинаның аскы ягында елганың руслосын киңәйтеп ярны ныгыту өчен бетон плитәләр җәяләр.
Бу объект районда табигатьнең иң матур урыннарыннан санала. Анда халык ял итәргә, балыкчылар балык кармакларга, туйлар үткәргәндә кунаклар матур табигаткә сокланырга юлланалар.
Хезмәттә ирешкән уңышлары өчен Өлфәт Гафурҗан улы „Башмелиоводхоз” идарәлегенең, район Хакимиятенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Өлфәт Гафурҗан улы ярты гасыр гомерен туган районында төрле тармакларда фидакарь хезмәттә үткәрде. Ул кешеләргә авырлык китерми, шул ук вакытта эшкә җиңел-җилпе караганнарны үз итми, тормыш куйган сынауларга бирешми, хезмәтеннән ямь, тәм табып эшли белә, кешелекле, акыллы, җаваплы, хезмәт сөюе белән дәрәҗәсен күтәреп җитәкчеләр һәм иптәшләре, халык арасында югары ихтирам казана.
Шәхси тормышында да бик бәхетле героем. Тормыш иптәше Роза Әсләм кызы белән матур гаилә корып, йөкне парлашып тартып, үз көчләре белән яңа матур йорт тергезеп чыктылар. Гаиләдә бер ул һәм өч кыз бала тәрбияләп үстереп белем алырга, олы тормыш юлына басарга ярдәм иттеләр. Балалары Эльза, Ильдар, Лариса, Гөлназ югары уку йортларын тәмамлап үзләре сайлаган белгечлек буенча эшлиләр. Сайлаган парлары белән гаилә корып матур тормыш көтәләр, балалар үстерәләр.
Тәртиплелек, итагәтьлек, ягымлылык кебек күркәм сыйфатлар балаларына да күчкән. Исламовларның 4 малай, 6 кыз оныклары да үсеп килә инде. Балалары өчен кадерле әти, зур терәк һәм киңәшче, хатыны өчен ышанычлы ир, оныклары өчен яраткан дәү әти ул.
10нчы май көнне хезмәт ветераны Өлфәт Гафурҗан улы Исламовка 70 яшь тула. Тырыш хезмәте, үз юлын үзе салуы — горурлык. Узган гомер юлы һич үкенерлек түгел аның.
Хезмәткә битараф булмаган, үзенә таләпчән, һәрвакыт хәрәкәттә булуы аңа яшь турында уйларга, үткән эшчәнлеге белән танычланырга ирек бирми. Ул әле дә Иске Яхшый авылы янында төзелгән гидроузелны файдалану буенча ремонт эшләрен дәвам итү планы белән яши. Аның хезмәт сөючәнлеге һәм актив тормыш позициясе күпләр, аеруча бүген үзенең киләчәген күзаллаган яшьләр өчен тере мисал булып тора.

Читайте нас: