Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 Май 2019, 12:39

Балтач мөселманнары Уразага керде

Бүген, 6 май көнне барча мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланды.

Кичә кич мәчетләрдә беренче тәравих намазлары укылды. Бүген, 6 май көнне барча мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланды

Әлеге җан-тән гыйбадәте ае булган ураза ае 4нче июньнең ахшамына кадәр дәвам итәчәк.

Изге Рамазан ае башлану – бөтен дөнья мөселманнары өчен шатлык һәм шул ук вакытта җаваплылыкны аңлап каршы алынучы вакыйга да. Бу айда һәрберебез Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбызны гафу итүне, ярлыкауны сорый, Аның рәхим-шәфкатенә өметләнә. Мөселманнарыбыз үзләре дә изгелекләр эшләргә омтыла.
Ураза ае–мөселманнар өчен аерым бер гыйбадәт, Аллаһыны тану-белү, аңа итагать итү ае. Бу айда нәфесебезне тәрбияләп, без Раббыбызга якынаябыз, рәхмәтенә ирешәбез. Динебез Исламда Рамазан аенда ураза тоту биш баганаларның берсе санала. Бу ай, чын мәгънәсендә, безгә бихисап күп дәресләр бирүче мәдрәсәгә тиң
Читайте нас: