Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 Май 2019, 13:02

Предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү өчен 112,4 миллион сум

Предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген грант системасы аша күтәрү өчен Башкортстан быел 112,4 миллион сум алачак. Бу хакта боерык Русия Хөкүмәте сайтында басылып чыккан.

Предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген грант системасы аша күтәрү өчен Башкортстан быел 112,4 миллион сум алачак. Бу хакта боерык Русия Хөкүмәте сайтында басылып чыккан.


Бу эш “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгүльлеккә булышлык итү” милли проектының “Предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә адреслы ярдәм” федераль проектын тормышка ашыру максатында үтәлде.


Әлеге федераль проект нигезендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү буенча төбәк программаларын яклаган субъектлар исәбен арттыру планлаштырыла. Русия бюджетында быелга шушы максатка 33,9 миллиард сум юнәлтү каралган.


Кул куелган боерыктан күренүенчә, бу сумма илнең 36 субъекты арасында бүленгән.

Чыганак: “Башкортостан” гәзите.
Читайте нас: