Быел “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” проектына Башкортстанга федераль бюджеттан 5,2 миллиард сум акча бүленәчәк. Юллар төзү һәм ремонтлауга республика бюджеты исә 17 миллиард сум бүләчәк.
Илнең барлык төбәкләрендә 2024 ел ахырына кадәр юл төзелешенә 4,4 триллион сум акча юнәлтеләчәк. Ул 104 шәһәр агломерациясен үз эченә ала.
Шәһәрләрдә һәм төбәкләрдә юлларның яртысын тәртипкә китерү, шулай ук, юл-транспорт һәлакәтләре еш теркәлгән урыннарны ике тапкырга киметү планлаштырыла.
Гомумән, проект нәтиҗәсендә юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 2024 ел ахырына 3,5 тапкыр кимергә тиеш.