Балтач таңнары
-5 °С
Болытлы
9 май - Җиңү көне
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 апрель 2019, 10:01
Башкортстанда янгынга каршы көчәйтелгән режим кертелә
Агымдагы елның I кварталы йомгаклары буенча Башкортстанда янгыннар саны, үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, 73 процентка арткан, дип хәбәр итте кичә республика хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты башлыгы Фәрит Гомәров.

Янгыннарда һәлак булучылар саны 18 процентка арткан. Яңа кагыйдәләр нигезендә хуҗасыз биналар, транспорт, коры үлән, чүп-чар януы да исәпкә алыначак.
— Бу — начар күрсәткечләр, нәтиҗәләр ясарга кирәк. Бәйрәмнәрдән соң җыелырга һәм бу хәлне үзгәртү өчен нәрсә эшли алачагыбыз турында уйларга тәкъдим итәм, — диде Республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.
Янгыннарның төп сәбәпләре элеккечә кала: ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын, мичләрне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Фәрит Гомәров 30 апрельдән 13 майга кадәр Башкортстанда янгынга каршы махсус режим кертелүе хакында әйтте.
Чыганак: “Кызыл таң”.
Читайте нас в
Редакцияне сайлау
Новости
6 октябрь , 18:45
В Калмыкии выявлена колбасная продукция, зараженная вирусом африканской чумы свиней
Новости
31 октябрь , 13:20
Балтач районында геобилгеле туристик нокта барлыкка киләчәк
Новости
31 октябрь , 16:57
Балтачевцы стали лауреатами и дипломантами республиканского конкурса
Новости
30 октябрь , 19:46
Балтачта җәяүлеләр светофорга ник буйсынмый?