Балтач таңнары
+17 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Җәмгыять
30 Апреля 2019, 12:33
Балтачта „Призывник көне” үтте
Бөтенрусия „Призывник көне” чикләрендә районда „Призывник көне” үтте. Бу чарада язгы чакыруда хәрби хезмәткә алыначак егетләр, аларның ата-аналары, авыл җирлекләре башлыклары, укытучылар, укучылар, кунаклар катнашты.
Бөтенрусия „Призывник көне” чикләрендә районда „Призывник көне” үтте. Бу чарада язгы чакыруда хәрби хезмәткә алыначак егетләр, аларның ата-аналары, авыл җирлекләре башлыклары, укытучылар, укучылар, кунаклар катнашты.
Язгы чакыруда ил буенча — 135 мең, Башкортстаннан — 5 меңгә якын һәм Балтач районыннан 50 егет хәрби хезмәткә чакырылачак. Шулар арасыннан унике егет әлеге чарада катнашты.
Тәүдә булачак ил сакчылары армспорт, гер спорты һәм Калашников автоматын вакытика сүтеп коруда көчләрен сынады.
Тантаналы өлештә район Хакимияте башылыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов, Балтач һәм Тәтешле районнары хәрби комиссары Ансар Арсланов, районның ветераннар советы рәисе Гали Сәрвәртдинов катнашты. Аларның һәркайсы үзенең чыгышында егетләргә җылы теләкләрен җиткерде.
Ата-аналар исеменнән дүрт ул тәрбияләп үстергән Миләүшә Сәргалиева, әле генә хәрби хезмәтен тутырып кайтканнар исеменнән Иске Балтач авылы егете Ринат Гайнанов, хезмәткә чакырылучылар исеменнән Азамат Сәитгалиев чыгыш ясады.
Чараны район Хакимиятенең яшьләр һәм спорт эшләре комитеты рәисе чараны Данис Шакиров алып барды. Спорт ярышларында иңкөчле дип табылган егетләр бүләкләнде.
Тантана матур концерт программасы белән тәмамланды.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"