Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 апрель 2019, 17:39

Балтач әйдаманнары “Георгий тасмалары” тараталар

Бүген “Романтик” үсмерләр клубында шөгыльләнүче үсмерләр, Иске Балтач авылындагы әйдаманнар хәрәкәте активистлары белән берлектә райондашларына “Георгий тасмалары” таратуны оештырды.

Бүген “Романтик” үсмерләр клубында шөгыльләнүче үсмерләр, Иске Балтач авылындагы әйдаманнар хәрәкәте активистлары белән берлектә райондашларына “Георгий тасмалары” таратуны оештырды.
Хәтергә төшереп үтик: “Георгий тасмасы” акциясе 24 апрельдә старт алган иде. Шушы чара чикләрендә 50гә якын әйдаман “Георгий тасмалары”н таратуда катнаша. Оештыручылар белдерүенчә, тасма белән бергә бу символны куллану тәртибен аңлаткан һәм котлау сүзләре язылган памяткалар да кабул итте балтачлылар.
Чара иртәгә, 30 апрельдә дә Балтачта дәвам итәчәк.
Читайте нас: