Бу хакта безгә авыл җирлеге башлыгы Игорь Яниев хәбәр итте.
Көнтүгеш авылында бу көнне яшь чыршы үсентеләре утырту оештырылган.
Янтимер авылында, Мата елгасындагы буа буена пирамидаль тополь үсентеләре утыртканнар. Бу авылга илткән юл буенда тамыр алып ныгып киткән чыршылар киләчәктә әйләнә-тирәгә күркәмлек өстәр.
Иванай авылында гомер итүчләр авыл клубы тирәсенә миләш агачлары утырткан.
Тозлыбин авылында агач утырту өмәсендә авылда яшәгән өлкән буын вәкилләре дә активлык күрсәткән.