Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель 2019, 16:08

Иске Янбай авыл җирлегендә яшәүче халык “Зеленая Башкирия” акциясенә кушылган

Кичә, 26нчы апрель көнне Иске Янбай авыл клубы йортына агач утырту оештырылган. Истэлекле елда утыртылган бакчаны урындагы халык “Мәхәббәт бакчасы” дип атаган.

Кичә, 26нчы апрель көнне Иске Янбай авыл клубы йортына агач утырту оештырылган. Истэлекле елда утыртылган бакчаны урындагы халык “Мәхәббәт бакчасы” дип атаган.
Агач утырту өмәсе тәмамланганнан соң, халык дәррәү күтәрелеп чыгып юл буйларын, урамнарны чистарткан.
—Бу чараларда авыл җирлегеи хакимияте аппараты эшчәннәре, авыл халкы катнашты, — ди җирлек башлыгы Рәзиф Ахунов.
Бүген, 27нче апрельдә, җирлек территориясендә “Зеленая Башкирия” акциясе дәвам иткән. Уразай авылының Сабантуй үтә торган мәйдан тирәсенә посадка утыртылган. Бүгенге өмәдә авыл җирлеге хакимияте аппараты, урта мәктәп эшчәннәре, авыл халкы аеруча активлык күрсәткән.












Читайте нас: