Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель 2019, 15:29

Иске Балтачта “Дуслык аллеясе” барлыкка килде

Балтачлылар "Экология" милли проектлары чикләрендәге "Яшел Башкортостан" акциясенә бердәм кушылды.#нацпроекты

Балтачлылар "Яшел Башкортостан" акциясенә бердәм кушылды.

—“Яшел Башкортостан” акциясенә районда әзерлек эшләре алдан алып барылды. Агачлар утыртыласы объектларын билгеләдек. Кайдадыр агачлар яшеллек, матурлык тудыру максатлары өчен утыртылса. Кыр, юл ышыклау полосалары булдырырга кирәк урыннар да бар. Яшелләндереләсе урыннар өчен утырту материалын да алдан хәстәрләдек,--ди район хакимиятенең икътисад төзелеш эшләре буенча начальнигы Шамил Әхмәдуллин акциянең максатлары белән таныштырып.
"Экология"милли проектын тормышка ашыру юнәлешендәге чара Иске Балтачта “Яшел Башкортостан” акциясе район мәдәният сарае хезмәткәрләре оештырган флешмобтан башланды. Акцияне тормышка ашыручылар катнашлыгында үтте ул флешмоб. Агач утырту алдыннан физкультура минутлары сыман булды ул. Биредә балтачлыларны Башкортстан Республикасы Информатизацияләү дәүләт комитеты рәисе урынбасары Динар Шәрәфетдинов сәламләде. Аннары акциядә катнашучылар агачлар утыртыласы урыннарга юл алды.
Башкала кунагы да Балтачны яшелләндерүгә өлешен кертте. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев озатуында, яшелләндереләсе урыннарда булды Динар Шәрәфетдинов.
“Яшел Башкортостан” акциясе чикләрендә Иске Балтачның Комсомол урамында Дуслык аллеясе барлыкка килде. Биредә 7-8 яшьлек чыршы агачлары калкып чыкты. Кыш көннәрендә яңа ел бизәге дә булыр әле алар. Район Хакимияте хезмәткәрләре Киров һәм Совет урамнары арасында чыршы агачлыра утырттылар. Шулай ук АЗС төбәгендәге күпфатирлы йорт тирәсе яшелләндерелде.

Иске Балтачта яшелләндерүдән тыш читарту төзекләндерү өмәләре дә үтте. Район үзәге оешмаларында хезмәт салучылардан торган экология десанты гидроузел төбәгендә Танып елгасы ярларының саклау зонасын коры үлән һәм башкалардан тазартты.
Читайте нас: