Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель 2019, 17:15

Иштирәктә юлны кардан ышыклау урман полосасы барлыкка килде

Иштирәккә илткән юл буенда, 1,5 километр озынлыкта, полотноны ышыклап кардан саклау урман полосасы булдырылды.

Югары Янактай авылы җирлегендә „Яшел Башкортстан” акциясе чикләрендә юл ышыклау урман полосасы булдыру максаты куйганнар иде.
Район җирлгенедә төзелгән Бөре—Тастүбә--Сатка автотрассасына чыга торган юлдан Иштирәккә табан борылгач, авылга кадәр бер участокка, кышларын юлга кар сала. Көртне куәтле техника да көч-хәл белән чистарта, хәтта. Быел бу юл тирәсе кардан соңлап ачылды.
Урындагы җирле хакимият „Рассвет” җәмгыяте дирекциясе белән килешеп, кышларын юлга кар салуны тоткарлау, эрегән кар сулары юлга зыян китермәсен өчен полотнононы кардан урман полосасы белән ышыклап саклау турында карарга килгән.
Юлның озынлыгы 1,5 километр. Шулкадәр озынлыкта дүрт рәтнең буеннан-буена нарат-чыршы агачлары утырттылар. „Яшел Башкортстан” акциясендә Иштирәктән утыздан артык кеше катнашты.
Читайте нас: