Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель 2019, 16:46

Балтач урманчылары яшеллек булдыруны төп эшләре дип исәпли

Балтач урманчыларына урман торгызу эшләренә оешма, предприятиеләр хезмәткәрләре ярдәмгә килде.

Балтач урманчыларына урман торгызу эшләренә ярдәмгә оешма, предприятиеләр хезмәткәрләре килде.
Урманчылар да, авыл эшчәннәре кебек үк, "Язның бер көне ел туйдыра", - дигән халык мәкален искә алып эш итә. Чөнки яз көннәрендә урманчылыкта мәшәкатьләр күп. Урман культураларының яшь үсентеләрен утырту да нәкъ яз көннәрендә башкарыла.
—Агач утырту, яшелләндерү безнең төп эшебез. „Яшел Башкортстан” кебек акцияләрдә без үрнәк күрсәтергә тиешбез. Урманнарны яңарту эшләре планга ярашлы алып барыла,--ди Иске Балтач участок авыл урманчылыгы лесничие Илдус Вильданов урманчыларның „Яшел Башкортстан” акциясенә бердәм кушылуын билгеләп.
Нөркә авылыннан ерак түгел 53нче кадратта урнашкан бер участок та урманнарны яңарту планына кертелгән. Электән 1,9 гектарда делянка булган урында яшь агачлар утыртырга урманчыларга район үзәге оешма предприятиеләре хезмәткәрләре дә ярдәмгә килде.
—Урман яңарту фронтында гектар исәбенә дүрт мең агач утырту каралган. Биредә дә агачлар нормага ярашлы утыртылды. Тырышлык бушка китмәс, биредә „Яшел Башкортстан” акциясе истәлеге булып яшел урман калкып чыгар дип уйлыйм, — диде Илдус Вильданов, урман торгызу эшендә катнашучыларга рәхмәт белдереп.
Урман себер чыршысы үсентеләре белән яңартылды.
Читайте нас: