Нөркә авыл җирлегенә караган Нөркә, Имән, Усман авылларында яшәүчеләр катнашлыгында авылларны төзекләндерү һәм яшелләндерү, янгын хәвефсезлеге, шәхси хуҗалыкларда асралган терлекләрне көтүләүне оештыру мәсьәләләре буенча җыеннар үтте.
Җыен барышында төрле буын кешеләре җыенның көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Җыеннарда Нөркә авыл җирлеге башлыгы Флидә Гыйндуллина, авыл старосталары, авыл интеллигенциясе вәкилләре, полициянең участок уполномоченные катнашты.