Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель 2019, 11:35

Балтачлылар „Җиңү тарихлары” акциясендә катнаша

Балтач районы мәгариф учреждениеләре „Җиңү тарихлары” акциясенә кушылды.

Балтач районы мәгариф учреждениеләре „Җиңү тарихлары” акциясенә кушылды.

Бу акциядә катнашучы яшь буын вәкилләре сугыш ветераннары белән очрашып әңгәмә корырга һәм уңышлы фото видеосюжетларны конкурска тәкъдим итәргә тиешләр. Уңышлы сюжетлар БСТ каналында күрсәтелергә мөмкин.
Әлеге вакытта акциянең икенче этабы бара. Оештыру комитеты акциядә катнашучылар әзерләгән телевизион документаль фильмнарны эшкәртү белән шөгыльләнә.
Иске Балтатчтан Карина Хәбирова, Балтач балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы Гөлфирә Хәсәнова җитәкчелегендә, Штәнде авылында яшәүче суныш һәм хезмәт ветераны Әхвәз Габделхак улы Габделхаков турында сюжет әзерләгән.
Бөек Ватан сугышы башланганда Әхвәс Габделхаковка 17 яшь була. Немец фашистлары безнең илгә яу булып килеп керүе турында хәбәрне ул сабан туенда ишетә. Фронтка 1942 елның август аенда алына. Каһарман юлын хәрби күзәтүче сыйфатында үтә. Сталинград өчен барган сугышларда, Курск дугасындагы алышларда, Белгород, Харьков шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Дүрт тапкыр яралана, ике тапкыр авыр контузия ала.
Дан, 1нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң Бакы шәһәрендә бухгалтерлар курсын тәмамлый. Туган авылына кайткач колхозда хисапчы сыйфатында хезмәт юлын дәвам итә. Бераздан хезмәт юлын үзгәртергә туры килә. Әхвәс Габделхаковны мәктәпкә эшкә чакыралар. Ул читтән торып Бөре педагогия училищесын тәмамлый. 30 гомерен балаларга белем бирүгә багышлый.
„Җиңү тарихлары” акциясенең максаты яктшларыбыз батырлыгын мәңгеләштерүдән гыйбарәт. Фронт еллары ерагайган саен сугыш турында истәлекләр дә югала барган сыман. Хәзер „Җиңү көне” җырын тыңлаганда яшь буын вәкилләренең күзләре дә яшьләнми хәтта. Бөек җиңүгә нинди юллар белән ирешелгәнлеге онытылырга тиеш түгел, „Җиңүләр тарихы” яшь буын өчен бик мәгънәле акция дип яза Карина үзенең эше турындагы аннотациядә. Анда : Җиңү көне минем өчен бөек бәйрәм. Шушы илдә яшәвем белән мин чиксез горурланам. Кем белә, Русиянең каһарман яугирләре булмаган булса, бәлки мин бу җирдә тумаган да булыр идем,”—дигән юллар да бар. Шуңа да Карина Хәбирова сугыш һәм хезмәт ветераны Әхвәс Габделхаков белән җылы әңгәмә корган.
Атеистик чорда да аның илаһияткә табынырга омтылуы бүген кайберәүләрдә гаҗәпләнү хисләре тудырыр, мөгаен. Сюжет авторы ветеранның сугыш елларында истә калган вакыйгалары турында кызыксынгач, ул нәкъ шул турыда сөйләгән.
„Фашист безнең гаскәрләр тупланган пунктны бомбага тота башлагач, блиндажга ашыктык. Офицер, арагызда дога кыла белүчеләр бармы, дип сорады. Мин белгән догаларымны кылырга керештем. Мөгаен, шуңа да бомбалар безнең блиндажны читләп узгандыр. Исән калдык... Фашист снайперлары безнең ротаны кырып салганда да мине догаларым коткаргандыр, дип уйлыйм. Яраландым, контузия алдым. Сигез айдан артык вакыт дәвамында госпитальдә дәваландым. Бик авыр опенрация үткәрдем,—дип хәтерли ветеран.
Ә яшь буынга нинди теләкләрегезне җиткерер идегез, дигән сорауга Әхвәс Габделхаков: „Яхшы укыгыз. Һәркайда белем кирәк. Сезнең буынга без кичергәннәрне күрергә язмасын иде. Тыныч көннәрнең кадерен белегез,”—дип җаваплаган
Дамир ХӘЙРТДИНОВ рерайты.
Читайте нас: