Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 апрель 2019, 10:59

Балтачта урындагы әһәмияткә ия мәсьәләләрене хәл итү вариантлары барланды

Быел 21нче апрельдә җиденче тапкыр Урындагы үзидарә эшчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде. Шул уңайдан район мәдәният сараенда „Муниципаль берләшмәләрнең урындагы әһәмияткә ия актуаль мәсьәләләре: аларны хәл итү вариантлары” дигән темага семинар үтте.

Быел 21нче апрельдә җиденче тапкыр Урындагы үзидарә эшчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде. Шул уңайдан район мәдәният сараенда „Муниципаль берләшмәләрнең урындагы әһәмияткә ия актуаль мәсьәләләре: аларны хәл итү вариантлары” дигән темага семинар үтте.
Семинар эшендә Республика Башлыгы Идарәлегенең муниципаль берләшмәләр белән үзара бәйләнеш киңәшчесе Арслан Шагретдинов, муниципаль берләшмәләр Ассоциациясе юридик бүлеге начальнигы Гөлфия Ишбердина, шул ук ассоциациянең информация-аналитика бүлеге начальнигы Гүзәл Мусина, „Дюртюлимелиоводстрой” җәмгыяте директоры Евгений Юдинцев, Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районындагы бүлеге начальнигы, полиция майоры Динар Низамов катнашты.
Тәүдә семинарда катнашучыларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сәламләде. Ил Президенты В. Путин, Республика Башлыгы вазифасын башкаручы Р. Хәбировның еллык Юлламаларында билгеләнгәннәр безнең өчен әһәмяитле бурычлар дип белдерде Илгиз Әхвәс улы. 131 санлы Федераль законны тормышка ашыруда муниципаль дәрәҗәдә хәл итә алмаслык проблемалар килеп тууын билгеләа, бүгенге чара шулар хакында ачыктан-ачык аралашу диалогы булсын иде дигән теләген җиткерде. Район территориясендәге юлларның 20 проценты гына каты капламлы юллар. Язгы-көзге өзеклек чорында авылларга теләсә нинди юллардан үтәргә сәләтле техника белән дә керә алмау проблемасы килеп тууы, Уразай—Начар авыллары арасындагы юл төзелешен Республика адреслы инвестиция программасына үткәрә алмаулары проблемасын күтәрде.
Бу көнне мәдәният сарае фойесында авыл биләмәләренең „Авылым бизәкләре” дигән күргәзмәсе эшләде. Аларны бәһалау комиссиясе рәисе, район Советы рәисе Рөстәм Вәлиев җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды. Иске Балтач, Сәйтәк, Тучыбай авыл биләмәләре җиңүчеләр дип табылды, Көнтүгеш, Ялангач, Нөркә авыл биләмәләре номинацияләрдә билгеләнде.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев урындагы үзидарә эшендә озак еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәт салган бер төркем уңганнарга район Хакимиятенең Мактау грамоталарын һәм бүләкләр тапшырды.
Арслан Нәзир улы районның юл төзүһәм ремонтлау идарәсе начальнигы Флүр Акберовка районның юл хуҗалыгын үстерүгә салган тоемлы өлеше өчен республика Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Мактау грамотасын тапшырды. Иске Балтач авыл биләмәсендә озак еллар дәвамында салган фидакарь хезмәте өчен Рәмзия Бәләгытдинова Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
(Тулы язма белән “Балтач таңнары” гәзитендә таныша аласыз).
Читайте нас: