Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 апрель 2019, 16:20

Балтачта “Башинфорсвязь” линия-монтаж участогында филиалында күнегүләр үтте

“Башинфорсвязь” җәмгыятенең Балтач ” җәмгыяте линия-монтаж участогында бүген янгын очрагында эвакуацияләүне оештыру күнегүләре үтте.

“Башинфорсвязь” җәмгыятенең Балтач ” җәмгыяте линия-монтаж участогында бүген янгын очрагында эвакуацияләүне оештыру күнегүләре үтте.

Бүген көннең беренче яртысында сиренасын кычкыртып Иске Балтач урамыннан җилдергән янгын сүндерү автомашинасын күрү бәлки кайберәүләрдә шөбһә тудыргандыр.
Иске Балтачта күнегүләр шулай оператив хезмәтләр катнашлыгында уза. “Башинфорсвязь” җәмгыятенең Балтач линия-монтаж участогында мондый күнегүләрне, плоанга ярашлы, елына ике тапкыр оештыралар. Яз, көз айларынын беркөнендә хезмәткәрләрнең янгын очрагына никадәр әзерлекле булаларын сыныйлар.
„Башинфорсвязь” җәмгыятенең Балтач линия-монтаж участогы офисында мондлый күнегүләр булырга тиеш тә. Чөнки контатора көненә йөзләрчә кешене хезмәтләндерә. Халык күпләп килә торган объект. Биредә почта хезмәте, “Землемер” җәмгыяте, финанслау үзәге дә урнашкан. Янгын чыгу турында сигнал булу белән офистагы барлык хезмәткәрләр оешмалар милкен эвакуацияләргә ашыга. Бирегә килгән клиентлар да күнегүләр шартларын үтәргә бурычлы.
— Янгынга каршы әзерлек торышын әледән-әле тикшереп, янгын очрагында кемгә нинди бурыч йөкләтелгәнлеген, янгын сүндерүдә беренчел кирә-яракларны дөрес куллануны искә төшереп тору өчен оештырыла бу күнегүләр,—.ди Башинфорсвязь” җәмгыятенең Балтач линия-монтаж участогы начальнигы Нәфис Сәетов, чараның максатлары белән таныштырып.
Әлеге күнегүләр барышында Башинфорсвязь” җәмгыятенең Балтач линия-монтаж участогы офисының бер хуҗалык бүлмәсендә шартлы рәвештә ут чыгу турында "112" хезмәтенә, салынып, гадәттән тыш хәл булганда күрелергә тиешле барлык мөһим чаралар барланды.
Сигнал булганнан соң, җиде минут үтүгә янгын сүндерү автомашинасы шартлы янгын урынына килеп җитте. Сүндерүчеләр су сиптерү корылмаларын эшкә кушып, секундлар-минутлар эчендә янгын чыганагына киртә куйды.

Башинфорсвязь” җәмгыятенең Балтач линия-монтаж участогында мондый күнегүләр барышында предприятие хезмәткәрләрен портатив янгын сүндергечләрне куллан белүе дә тикшерелә. Янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы Дамир Садретдинов җитәкчелегендә һәр хезмәткәр порошок, аэрозоль составлы сүндергечләрне үз кулында тотып, эш итеп карады.
Читайте нас: