Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 апрель 2019, 15:33

Башкортстанда контейнер мәйданчыклары булдыру өчен 350 миллион сум акча кирәк

Бүген республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә экология министры урынбасары Нияз Фазылов шул хакта белдергән. Төбәкнең торак пунктларында контейнерларны муниципалитетлар куярга тиеш.

Бүген республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә экология министры урынбасары Нияз Фазылов шул хакта белдергән. Төбәкнең торак пунктларында контейнерларны муниципалитетлар куярга тиеш.
Әлеге вакытта республикада 14 409 каты коммуналь калдыклар җыю урыны булдырылган, 30 366 контейнер куелган. Башкортстанда барлыгы 13 116 мәйданчык булдыру, аларда 23 127 контейнер урнаштыру таләп ителә.
Ике контейнердан торган бер контейнер мәйданчыгының хакы якынча 45-70 мең сум тора.
Аларны сатып алу һәм кую муниципаль бюджет исәбенә башкарыла. Республиканың Экология министрлыгына муниципалитетлардан шушы чараларны бюджетара трансфертлар исәбенә финанслауны сорап мөрәҗәгатьләр килә. Ведомство Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 67нче карарына чыгымнар юнәлешен киңәйтү турында үзгәрешләр әзерләде, шул исәптән контейнер мәйданчыклары төзүгә дә.
«Үзгәрешләр кабул ителгән очракта, муниципаль берәмлекләр күрсәтелгән акчаны контейнер мәйданчыкларын әзерләү өчен файдалана алыр иде. Каты коммуналь калдыклар җыю урыннарын булдыруга ихтыяҗны тәэмин итү өчен 350 миллион сум кирәк», — дип өстәгән министр урынбасары.
Чыганак: “Башинформ”.
Читайте нас: