Балтач таңнары
+5 °С
Ачык
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 апрель 2019, 18:13
Бүген Ленин туган көн
Дөнья, Русия һәм Совет иле күләмнәрендә сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе Владимир Ильич Ленин тууына бүген 149 ел.
Дөнья, Русия һәм Совет иле күләмнәрендә сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе Владимир Ильич Ленин тууына бүген 149 ел.
1870 елныӊ 22 апрелендә Сембер шәһәрендә (хәзерге Ульяновск) дөньяга килгән Владимир Ильич Ульянов, чорлар нинди генә җилләр алып килсә дә, тарихта үзенеӊ урынын булдырган шәхес.
Ул бөек революционер, большевиклар партиясен оештыручы, Халыклар Комиссариаты Советы рәисе, дөнья тарихында беренче социалистик дәүләт оештыручы, марксист, публицист, марксизм-ленинизмга нигез салучы, идеолог, Өченче (Коммунистик) интернационалны һәм Советлар Союзын оештыручы да.
ХХ гасырныӊ тулаем агышы планетада аныӊ исеме һәм идеологиясе белән бәйләнгән. Җир шары халкыныӊ яртысыннан артыгы нәкъ шул күзаллауны, «хыяллануны» тормышка ашыру өчен көрәш алып барды һәм әле дә Кытай кебек кайбер илләрнеӊ төп идеологиясе булып торалар. Русиядә тикшеренүләр үзәккәре үткәргән сорашулар нәтиҗәләре күрсәтүенчә, Русиядә халыкныӊ күпчелеге В.И.Ленинныӊ дәуләт һәм политик эшчәнлеген уӊай бәяли.
Ничек кенә булмасын,СССР һәм социализм чоры - безнеӊ тарихыбыз, бик күпләрнеӊ хәтере һәм үткәне. Ә үткәннәрне үзгәртеп булмый, аны бары саклап, искә алып һәм сагынып кына була…
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши