Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель 2019, 12:44

Иске Балтач авыл җирлегенең бүгенге хәл-торышы, үсеше, проблемалары, киләчәккә планнары нинди?

21 апрель көнне, муниципаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен – Урындагы үзидарә көнен билгели. Муниципаль хезмәт белән үзара тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә районыбызда халык өчен мөһим тормыш мәсьәләләре хәл ителә.

21 апрель көнне, муниципаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен – Урындагы үзидарә көнен билгели. Муниципаль хезмәт белән үзара тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә районыбызда халык өчен мөһим тормыш мәсьәләләре хәл ителә.
Кешеләрдә алдагы көндә яшәүгә ышаныч, өмет арта. Шул уңайдан, агымдагы елда да социаль-икътисади үсеш бурычларын, җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өчен нәтиҗәле эшчәнлек сорала. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Иске Балтач авыл җирлегенең бүгенге хәл-торышы, үсеше, проблемалары, киләчәккә планнары турында авыл биләмәсе башлыгы Эльмар Рәшит улы ГАЛИМҖАНОВ сөйләде.
—Эльмар Рәшитович, яшәешебез көне белән генә түгел, сәгате белән үзгәреп торган заманда яшибез. Сез җитәкчелек иткән Иске Балтач авыл биләмәсе нинди юнәлештә үсә? Башлык буларак, нинди юнәлешләргә өстенлек бирелә, дип билгели аласыз?
—Үзем билгеләнгән 2011елдан башлап авыл биләмәсенең Иске Балтач авылында халык санының артуы күзәтелә. Мисал өчен, 2011 елда Иске Балтачта хуҗалыклар кенәгәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 7786 кеше яшәсә, 2019 елның 1 гыйнварына ул сан 8972 кешегә җиткән. Сигез ел эчендә Иске Балтачта халык саны 1186 кешегә арткан. Шул ук вакытта йорт хуҗалыклары санының да артуы күзәтелә. Гомумән алганда, Иске Балтач авылының башка авыллардан халыкның күченеп килүе исәбенә үсүе беребезгә дә сер түгел.
Демографик хәлне дәвам итеп, туу һәм үлем очракларын да карап үтик. 2011 елдан башлап 2014 елга кадәр туучылар саны ел саен 100дән артык теркәлде. Әмма 2015 елдан бу сан 100 сабыйдан кимүгә юл алды. Узган елда, мәсәлән, безнең авыл җирлегендә 97 сабый дөньяга килде. Үлем очраклары төрле елда төрлечә күзәтелде. 2011 елда 104 кеше якты дөньяны калдырса, узган елда 82 кешене югалттык...
Халыкның табигый артуы шулай ук төрле елда төрлечә күзәтелә. 2011 елда туучылар 3 кешегә кимрәк булса, узган елда халыкның табигый артуы 15 кешегә күбрәк булды.
—Бүгенге көндә авыллар тормышында иң борчыган проблемадан нәрсәне билгели аласыз?
—Сигез ел дәвамында иң үзәккә үткән дип әйтсәм дә урынлы булыр, проблема — ул — урындагы әһәмияттәге юллар эшчәнлеге. Ел әйләнәсенә безнең карамакта ул. Кышкы айларда урамнарны кардан чистарту, ә язгы, җәйге, көзге айларда чокырларны ремонтлау, юлларны йөрерлек хәлдә тотуга бәйле. Бу максатларга ел саен район, республика бюджетларыннан акча бүленә. Узган елда урамнарны ремонтлау буенча шактый күләмдә эшләр башкарылды. Берничә санга тукталып үтик: 2018 елда авыл биләмәсендә 16, 283 километр озынлыктагы юллар ремонтланды, шул исәптән, 7, 225 километр — асфальт капламлы юллар, 9, 058 километр — ком-таш салып эшләнде. 2018 елда Иске Балтачта һәм безнең биләмәгә караган авылларда 27 урам эшләнде. Мөмкинлекләр булса, бу эш тагын да дәвам иттереләчәк.
Әлбәттә, асфальт капламлы юллар озаграк хезмәт итә. Көздән ком-таш түшәлгән урам юллары да язын грейдер үткәч йөрерлек хәлгә килде, җиңел автомашинада бер кыенлыксыз үтәргә була.
—Быел Иске Балтачта асфальт капламлы урам юллары челтәре тагын да киңәячәкме?
—Әлбәттә, киңәячәк. Республика Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров биргән күрсәтмә буенча, 1000 кеше яшәгән авылларда төп урам асфальт капламы белән эшләнәчәк. Без, үз чиратыбызда, бу уңайдан үзебезнең планнарны республика җитәкчелегенә җиткердек. Әлеге вакытта акча бүленүен көтәбез.
—Эльмар Рәшитович, соңгы айларда халык урындагы әһәмияттәге эшләргә карата социаль челтәрләрдә үзенең фикерен актив рәвештә белдерә башлады. Бу күренешкә Сезнең карашыгызны беләсе килә...
—Халык фикерен белдерү начар түгел. Тик менә нахак бәла ягу, эшләгән кешенең тырышлыгыннан кер эзләү — кешелек сыйфатларын төшерү билгесе кебек кабул ителә. Һәр эштән җитешсезлек күрергә, табарга була. Ә менә урынлы җитешсезлекне күреп әйтеп, аны бетерү өстендә эшлекле тәкъдимнәр җиткерүчеләр юк дәрәҗәсендә. Актив райондашларыбыз бар. Язганнарын укып, карап, анализлап барабыз. Берсен дә игътибарсыз калдырмыйбыз, җаваплар биреп барабыз.
Безнең авыл биләмәсенә кагылган иң зур җитешсезлек кышкы айларда подрядчыбызның урамнарны кардан ачуына кагыла иде. Бүген шуны әйтә алам: подрядчы ир-егет шәхси эшкуар Ф.В. Сафин үз бурычын намус белән үтәде, урамнарны даими кардан ачуны тәэмин итте. Башлык буларак, гәзит аша аңа рәхмәт белдерәм.
—Соңгы елларда урыннарда максатчан программалар тормышка ашырыла. Аларда Сезнең авыл биләмәсе дә актив катнаша. Шул хакта сөйләшүне дәвам итик әле...
—Әйе, “Реаль эшләр” проекты чикләрендә узган елда үзәк котельный ремонтланды, автоматика яңартылды, яңа торба куелды, ике котёл ремонтланды.
Иске Балтач авылындагы Комсомол урамында урнашкан 53 санлы күп фатирлы йорт ихатасындагы җәмәгать коесы ремонтланды. Урамнарны яктырту буенча зур эшләр эшләнде. Совет урамының бер өлешендә 28 ноктада электр энергиясен экономияле куллана торган диодлы лампалар урнаштырылды. Узган елда шундый ук лампалар башка урамнарга да куелды. Бу юнәлештә планлы эш дәвам итәчәк.
Шушы ук программа чикләрендә Илекәй авылы зираты рәшәткәсе ремонтланачак, Туктай авылында Бөек Ватан сугышы елларында яу кырларында башларын салган авылдашлар истәлегенә обелиск эшләп урнаштырылачак.
—Урындагы мәсьәләләрне хәл иткәндә халык ярдәмен тоясызмы?
—Әлбәттә. Яз, көз айларында чистарту, төзекләндерү өмәләрендә халык бердәм, актив катнаша. Барысына да рәхмәт белдерәм. Узган елда Иске Балтач авылының Островский һәм Комсомол урамнары кисешкән урынында җәяүлеләр өчен басма эшләнде. Быел яз кояшы карый башлау белән район үзәгендәге оешма, предприятие, учреждение эшчәннәре бердәм күтәрелеп чистарту өмәләренә чыкты һәм активлык күрсәтте.
Узган елда безнең биләмә җирлегендә төзекләндерү буенча шактый зур эшләр башкарылды. Иске Яхшый авылындагы иске зират эчендәге карт агач кәүсәләре кисеп читкә чыгарылды, тузган рәшәткәләрнең күп өлеше яңартылды. Калган эш быел дәвам иттереләчәк. Авыл халкы бу максатларга үзе акча җыйды һәм өмәләрдә бердәм катнашты.
Көмьязы авылында яшәүчеләр көче белән шулай ук иске зират төзекләндерелә башлады. Эш быел дәвам итәчәк.
—Быелгы елның иң зур „яңалыгы” — „чүп реформасы”на карата да Сезнең фикерне ишетәсе килә...
—Бу уңайдан шуны әйтә алам: безнең авыл биләмәсендә әлеге реформа башлангыч этапта „эленеп тора”. Ни өчен, дигәндә, шәхси хуҗалыкларда тупланган көнкүреш калдыкларын туплар өчен җитәрлек контейнерлар кайтарылмады. Көзгә кадәр контейнер мәйданчыклары эшләнергә тиеш, әмма бу эш өчен бүленеш юк.
Ничек кенә булмасын, төбәк операторы тупланган калдыкларны өлгерүенә карап Иске Балтач авылында тупланган чүпне килеп алуны оештыра. Вакыт узу белән башланган эш җайланыр, дип өметләник.
Халыкның әлегә аңсыз карашы борчылу тудыра. Төбәк операторының махсус техникасы авылларга килеп тупланган чүпне килеп алып киткәннән соң 2—3 сәгать үтүгә, контейнерлар яңа партия чүп белән шыплап тулган була. Алай гынамы әле, тулы контейнерның кырыена чүмәлә кебек өемнәр өеп калдыралар. Яз кояшы мәрхәмәтлерәк карый башлауга бакчада үскән агач ботакларын, черек бәрәңге, чөгендер кебек калдыкларын күпләп чыгарып түгү очраклары ешыйды. Бу калдыклар эшкәртүгә яраклы калдыклар һәм көнкүреш каты калдыкларына керми. Аларны бакчаның бер почмагына өеп черетергә, менә дигән ашлама (компост) эшләргә, агач калдыкларын мунча мичендә, казан астында яндырып файдасын күрергә була. Аерым урамнарда хәтта иске мебельләрен чыгарып тезүләре башка сыймаслык хәл. Үзебезнең арада йөргән, абруйлылар рәтендә исәпләнгән кешеләрнең шундый адымга баруы аңлашылып бетми...
—Тормыш, яшәешнең ямен җибәргән янгын очракларын киметү, булдырмау йөзеннән башкарылган эшләр турында берничә сүз...
—Янгыннар зур борчылу тудырган проблема. Теркәлгән янгын очракларын анализлаудан күренүенчә, бәхетсезлек очракларына китергән төп сәбәпләр: шәхси торак секторда ут төртү, ут белән саксыз эш итү, электр корылмаларының төзек булмавы, мунча мичләрен кызу итеп ягу һәм башкаларга бәйле. Аларны булдырмас өчен беренче чиратта уяу булырга, янгын хәвефсезлегенең элементар кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Янгын чыгуны искәртә торган махсус җайланмалар урнаштыру турында да онытмаска кирәк. Республика җитәкчелеге дә бу проблемага җитди карый. Бәхетсезлек янаганда тавыш биреп күп гомерләрне саклап калуга булышлык иткән мисаллар бар.
2015нче елда безнең авыл биләмәсе территориясендә — 11, 2016 елда —6, 2017 елда —9, 2018 елда 6 янгын очрагы теркәлде. Бәхетсезлек очракларын киметү, булдырмау өчен халык арасында аңлату эшләре алып барабыз. Эчкечелеккә каршы чаралар күрәбез. Радий Фәрит улы спиртлы суррогат эчемлекләр сатучыларны фаш итү, җаваплылыкка тарттыру бурычын куйды. Бу юнәлештә дә билгеле эш алып барабыз.
Муниципаль дәрәҗәдә каралган бурычларны, урындагы мәсьәләләрне хәл итүдә халыкның катнашуыннан күп яклы ярдәм тоябыз.
Алга якты өмет белән яшик. Оптимист булыйк.
Авыл биләмәсендә хезмәт салган барлык хезмәткәрләргә, җәмәгать оешмалары җитәкчеләренә — авылның көнкүрешенә битараф булмаган җирлегебез халкына аңлашып эшләгәнебез өчен зур рәхмәт. Алдыбызда торган еллар уңышлы, имин еллар булсын. Авылларыбызда халык тыныч, матур тормышта яшәсен.
—Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Читайте нас: