Аны ачу тантанасында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашкан.
Тукай һәйкәле "Нур" татар дәүләт театры бинасы каршындагы мәйданда урын алган. Әлеге проект буенча конкурс Башкортстанда узган ел игълан ителгән иде. Сынчылар 6 төрле монумент тәкъдим итә.
Шагыйрьнең сыны бакырдан Мәскәүдә коелган. Биеклеге - 8 метр. Авторлары - Уфа скульпторы Владимир Дворник һәм билгеле архитектор Леонид Дубинский. Бу - Габдулла Тукайга Башкортстанда куелган беренче һәйкәл. Шагыйрь Уфада 1912 елда булган.
Һәйкәл ачу тантанасына йөзләгән кеше җыелган иде. Алар барысы да Тукай һәйкәле алдына басып "Туган тел"не җырлады. Ике республика җитәкчесе һәм кунаклар Уфа "Нур" татар дәүләт театры белән танышып чыкты.