Балтач таңнары
+11 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
17 Апреля 2019, 05:46
Башкортстанда автоташучылар өчен тахографлар мәҗбүригә әйләнә
Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутатлары киләсе пленар утырышта республиканың Юл хәрәкәте хәвефсезлеге турында кодексына «тахограф» төшенчәсен ныгытуны күз уңында тоткан үзгәрешләр кертергә ниятли. Парламентарийлар шулай ук республикада автоташулар белән шөгыльләнгән шәхси эшкуарларның һәм юридик берәмлекләрнең транспортына тахографлар кую турында таләпләрне дә ныгыта.
title

«Тахографлар транспортның тизлеге һәм хәрәкәт итү маршруты, водительләрнең хезмәт һәм ял режимы хакында мәгълүматны өзлексез теркәп бара. Бу мәгълүматларны үзгәртеп булмый. Закон проекты республикада юл хәрәкәте хәвефсезлеген арттыруга, анда катнашучыларның саулыгын һәм гомерен саклауга юнәлтелгән. Шушы законны кабул итү ташулар өлкәсендә эшкуарлык эшчәнлеген тормышка ашыруны һөҙөмтәле дәүләт һәм муниципаль дәрәҗәдә контрольдә тотуны тәэмин итәргә тиеш. Тәүге чиратта бу пассажирлар ташу өлкәсенә кагыла. Монда, мәсәлән, тизлек яки водительләрнең ял режимын үтәмәве аркасында гражданнарның саулыгына зыян китерү хәвефе нык югары», — диде Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев.
Чыганак: «Башинформ».
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"