Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 апрель 2019, 16:45

Челтәрдә Башкорт теленең милли корпусы булдырылды

Интернетта Башкорт теленең милли корпусы эшли башлады. Бу — компьютер лингвистикасы белгечләренең һәм «Башкорт проектлары» берләшмәсе активистларының хезмәттәшлек җимеше.

Интернетта Башкорт теленең милли корпусы эшли башлады. Бу — компьютер лингвистикасы белгечләренең һәм «Башкорт проектлары» берләшмәсе активистларының хезмәттәшлек җимеше.
Корпус башкорт сүз формасына морфологик анализ ясарга сәләтле махсус компьютер программасы ярдәмендә барлыкка килде. Программаны якташыбыҙ, «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университетының Лингвистика мәктәбе доценты Борис Орехов төзегән.
«Башкорт теле күптән үз корпусына мохтҗ иде. Милли корпус туган телнең заманча санлы тормышының мөһим өлеше булып тора, аны саклауга һәм үстерүгә булышлык итә, стилистик һәм грамматик белешмәсе булып хезмәт итә, укытуда һәм гыльми тикшеренүләрдә ярдәмгә килә, шулай ук ясалма интеллектның башкорт телен аңлаган катлаулы системаларын әзерләү өчен нигез булуы мөмкин. Әлеге вакытта башкорт теле корпусында 20 миллионнан артык сүз кулланылышы бар, бу 180гә якын кәгазь китап томына тиң. Корпуска художестволы әсәрләр, законнар, гәзит-журнал мәкаләләре, Википедиянең башкортча бүлегендәге кайбер мәкаләләр кертелгән. Сайтның интерфейсы һәр кешегә үзенең тел интуициясен, теге яки бу башкорт сүзен дөрес кулланамы, юкмы икәнен тикшереп карау мөмкинлеге бирә. Корпус белән файдалануның гади инструкциясе бар.
Бер кеше ел дәвамында аның бар эчтәлеген укып чыкмаса да, хәзерге үлчәмнәр буенча ул зур түгел дип санала. Аның күләм һәм сыйфат ягыннан да үсүе мөһим. Башкорт телен үстерү белән кызыксынган кешеләр һәм оешмалар безгә корпусны яхшыртырга ярдәм итәр дип өметләнәбез», — дип сөйләде «Башинформ» агентлыгына Башкорт теленең милли корпусын әзерләгән Борис Орехов.
Чыганак: «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: