Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 апрель 2019, 12:22

Башкортстанда янгын хәвефе янаган чор башланды

“Кызыл таң” гәзите үзенең сайтында хәбәр итүенчә, кичә, 15 апрельдә, Хөкүмәт йортында үткән киңәшмәдә шул чорга әзерлек барышы тикшерелгән.

“Кызыл таң”гәзите үзенең сайтында хәбәр итүенчә, кичә, 15 апрельдә, Хөкүмәт йортында үткән киңәшмәдә шул чорга әзерлек барышы тикшерелгән.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча идарәсе җитәкчесе Марат Латыйпов белдерүенчә, быел урманда беренче янгын очрагы 13 апрельдә Зилаер районында теркәлгән. 4,8 гектар мәйданда барган ут-ялкын көнендә сүндерелгән. Шулай ук, март аеннан коры үлән янып китүнең 397 очрагы теркәлгән.

Янгын хәвефе арту сәбәпле, республика Хөкүмәтенә янгынга каршы режим буенча норматив-хокукый акт проекты кертелгән. 143 торак пункт, 44 — җәйге ял объекты, урман белән чиктәш 70 икътисад объекты исәпкә куелган.

Гадәттән тыш хәлләргә каршы тору өчен көчләр һәм чаралар билгеләнгән, космик мониторинг оештырылган. Шулай ук, янгынны һәм бу хәлгә гаеплеләрне вакытында ачыклау өчен 899 ведомствоара мобиль төркем булдырылган, 627 патруль маршруты билгеләнгән.

Янгын хәвефе янаган чорда балтачлыларны да үтә дә игътибарлы булырга чакыралар.
(Фото Интернет челтәреннән).
Читайте нас: