Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 апрель 2019, 23:46

Балтачта ник калдыклар чыгару тизлеге зур?

Иске Балтачта әле генә буш утырган контейнерлар, борылып караганчы, төрле калдыклар белән тулган була. Ә Борайда никтер алай түгел...

Иске Балтачта әле генә буш утырган контейнерлар, борылып караганчы, төрле калдыклар белән тулган була.



«Чүп реформасы» тормышка ашырыла башлагач, авыл урамнары чүплеккә әйләнде дип чак сугучылар бар. Тик нишләптер бар җирдә дә алай түгел. Бу хакта фикер йөрткәндә, чүп мәсьәләсе кешенең әдәп-әхлагы белән бәйле, дигән крарга киләсең.

Фотоларга караганда, Борай һәм Иске Балтач авылларындагы хәл-шартлар аермасы җир белән күк арасы кадәр.
«Һә, Борайда контейнерлары да капкачлы бит,»--дияр берәүләр. Эш капкачта гынамы икән? Балтачта капкачлы контейнерлар урнаштырсалар да, контейнерлар, барыбер, ташкан елганы хәтерләтер, мөгаен. Контейнер тулгач, капкачы өстенә дә, калдыкларын савытның читенә дә өячәкләр.
Сүз юк, беркемнең дә чүп-чарын өендә саклап яткырасы килми. Ләкин көнкүреш калдыклары дигән төшенчә бар бит әле!. Контейнерларда көнкүреш калдыклары гынамы соң? Мәсәлән, кичә төбәк операторы махсус автотранспорты “Южный” кибете янындагы контейнерларны бушатып китте. Аңа кадәр биредә калдыклыр таудай өелгән иде. Өч сәгать үтүгә янә шул хәл. Контейнерлар атна буена бушатылмаган диярсең. Капчык-капчык тулы черегән бәрәңгеләр китереп ташлаганнар...Кемдер җылы яратучан үсемлекләре өстенә кышкылыкка япма сыйфатында кулланган чыршы ботакларын да контейнерга томырган. Тирес өеменә салсаң чери дә инде ул! Кемдер мунча себеркеләренә кадәр китереп ташлаган. Мунчасын яккан чагында мичтәге утын янына ул себерке калдыклары сыймаган, күрәсең. Менә шундый чүп-чарлар ташланганлыктан, берәүләрнең көнкүреш калдыкларына контейнерда урын да калмый. Ә таудай өелеп торган калдыкларның җиңелрәкләрен җил очыра.
Югыйсә, норма дигән төшенчә дә бар бит әле. Контейнерлар тулу тизлегенә караганда, балтачлылар чыгарган калдыклар күләме нормага сыямы икән? Ай-һай...
Ике авылдагы күренешне чагыштырып тагын бер мәсьәләгә тукталу урынлы. Балтачта контейнер кайда урнаштырылса да урнаштырылсын, тик ул кемнең дә булса йорт алдында булмасын. Йорты алдындагы контейнерны бөтенләй башка урамга илтеп урнаштыру очраклары да бар.

Борайда да йорт алдында контейнерлар утыра. Тик аларны беркем дә үз белдеге белән тәләсә кайда күчереп куймый....
Фотосурәтләр шимбә көнне төшереп алынды. Борайда —иртән, Балтачта көннең икенче яртысында туктатылган мизгелләр.
Читайте нас: