Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 апрель 2019, 12:20

Фельдшерның беренче ярдәмчесе Финат Гыйльфанов

Финат Гыйльфанов (рәсемдә) үзәк район дәваханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәте водителе. Тутагач авылында туып-үскән Финат Фатих улы, армия хезмәтеннән кайткан мәленнән, 1972 елның августыннан шушы тынгысыз хезмәттә тырышлык сала.

Финат Гыйльфанов (рәсемдә) үзәк район дәваханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәте водителе. Тутагач авылында туып-үскән Финат Фатих улы, армия хезмәтеннән кайткан мәленнән, 1972 елның августыннан шушы тынгысыз хезмәттә тырышлык сала.
Башлап „Волга-21” автомобилен хезмәтләндерә ул.
—Элек районда юллар күпкә начар иде. Батып җәфаланган чаклар еш булды. Шулай булуга карамастан, чакыруларга соңламый барып җитәргә, авыруларга беренче ярдәмне күрсәтергә тырыша идек. Баткан очракта һәр авылда күмәк хуҗалык техникасы ярдәмгә килә. Хәтта аерым очракларда теләсә нинди юллардан үтә ала торган куәтле техника озатып куйган чаклар бар иде, — дип искә ала артта калган хезмәт елларын.
1974нче ел. Районга ике берәмлек „УАЗ -462” автомобиле кайтарыла. Халык телендә аны „бобик” дип атыйлар. Шуның берсе үзәк район дәваханәсенең „ашыгыч ярдәм” хезмәтенә бирелә. Аны Финат Гыйльфанов хезмәтләндерә. Зур чакрымнар үтә, күп гомерләрне саклап калуга булышлык итә махсус техника. Юлга чыгарга техниканы хәрби әзерлектә тоткан, аның белән сакчыл эш иткән водитель „УАЗ-452” базасындагы санитар машинаны да яхшы хәтерли. Озак хезмәт итә әлеге „УАЗ” балтачлыларга.
—Әле ай ярым элек „Соболь” базасындагы махсус техника руле артына утырдым. Монысы инде ерак юлга чыгар өчен билгеләнгән техника. Салоны җылы, уңайлыклары күп. Теләсә нинди юлдан үтә алуы безнең шартларга яраклаштырып эшләнгән. Зарланырга урын юк, — ди тәҗрибәле водитель.
Район халкының саулыгын саклау кебек җаваплы хезмәттә көч салган уңганнар эше турында өлкән фельдшер Светлана Имаева да җылы сүзләр генә әйтә:
—„Ашыгыч ярдәм” хезмәте водительләре — фельдшерларның беренче ярдәмчеләре. Авылларга чыкканда йөри алмаган, хәлсез, авыр хәлдәге авыруларны күтәреп салырга, дәваханәгә китергәч, күтәреп кертергә кирәк булганда хәлгә керәләр, ярдәмләшәләр. Алар тик мактау сүзләренә лаек.
Озак еллар дәвамында салган тырыш хезмәте өчен Финат Гыйльфановка „Башкортстан Республикасының атказанган автотранспорт хезмәткәре” дигән Мактаулы исем бирелгән.
Тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстергән, бүген үсеп килгән ике оныгын сөйгән Финат Гыйльфанов тормышта бик бәхетле кеше.
Читайте нас: