«Белүегезчә, мин биш яшькә кадәр Ишембай районының Сайран авылында яшәдем, соңыннан гаиләбез белән шәһәргә күчендек, аннары Мәскәүгә киттем, шулай акрынлап башкорт телен югалта башладым. Әле миңа 55 яшь, һәм хәзер, без, ниһаять, туган телебезгә кайтабыз дип әйтә алам. Алдыбызда берничә бурыч тора һәм мин шул уңайдан фикерләремне уртаклашырга телим. Бүген без балаларыбызны ничек башкорт теленә өйрәтү, аны укыту буенча нинди алымнар кертү һәм укытуны ничек модалы, заманча итәргә кирәклеген хәл итәргә тиешбез. Шушы зур эшне бергәләп башкарырбыз!»— дигән республика җитәкчесе.