Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 апрель 2019, 11:00

Бүген Космонавтика көне

12 апрель – Юрий Гагарин кешелек тарихында беренче булып галәмгә очыш ясаган дата – Русиядә Космонавтика көне буларак билгеләнә.

12 апрель – Юрий Гагарин кешелек тарихында беренче булып галәмгә очыш ясаган дата – Русиядә Космонавтика көне буларак билгеләнә.


ООН Генераль ассамблеясы инициативасы белән, бу көн дөньяда Кешенең галәмгә очкан халыкара көне дип игълан ителә.

1961 елның 12 апрелендә дөньяда беренче тапкыр бортында кеше белән “Восток” космик корабле җир орбитасына чыгарыла. Очыш белән белән Сергей Королев, Анатолий Кириллов һәм Леонид Воскресенский идарә итә.

Корабльнең пилот-космонавты итеп СССР гражданины, майор Юрий Гагарин сайлана. Уңышлы старттан соң галәм корабы тизлеген арттыра, йөрткечнең соңгы баскычыннан аерылганнан соң орбита буенча Җир тирәли ирекле оча башлый.

108 минут эчендә ул Җир шарын әйләнеп чыга һәм тормоз җайланмасы кабызылып, космик корабль – иярчен җиргә утыру өчен орбитадан төшә башлый. Мәскәү вакыты белән 10 сәгать 55 минутта космонавт Идел елгасы яры буенда, Саратов өлкәсе Терново районы Смеловка авылы тирәсендә, сукаланган кырга исән-сау төшеп җитә.

Читайте нас: