Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 апрель 2019, 13:53

Башкортстанда чүп-чар, үлән һәм учак ягу тыела

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада яшәүчеләрне чүп-чар, үлән һәм учак ягудан баш тартырга чакыра.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада яшәүчеләрне чүп-чар, үлән һәм учак ягудан баш тартырга чакыра.
Башкортстанда ел башыннан 1928 янгын теркәлгән, аларҙа 99 кешенең гомере өзелгән, 78-е төрле җәрәхәтләр алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, янгыннар саны 3,36 процентка кимегән (1995 ут чыгу очрагы), әмма һәлак булганнар — 16,5 процент (85 кеше), җәрәхәтләнечеләр 1,3 процент (77 кеше) арткан.
Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, республикада көннәрнең коры торуына бәйле үлән яну очраклары артканк. Коры үлән януның 107 очрагы теркәлгән, шуның 19-ы тәүлек эчендә, 9 апрельдә, булган. Янгынның гомум мәйданы 130,97 гектар тәшил иткән. Шул фактлар буенча административ хокук бозулар турында 31 протокол төзелгәгән, шуларның 19-ы — гражданнарга, 12-се — вазифалы кешеләргә карата. 11 очрак буенча административ хокук бозу һәм административ тикшерү үткәрү турында җинаять эше кузгату хакында карар чыгарылган.
«Апрельнең соңгы көннәрендә генә республикада коры үлән януның 107 очрагы теркәлгән. Янғынның гомум мәйданы 1 миллион 300 мең квадрат метрдан арты тәшкил иткән, — диде РусияГадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәлеге начальнигы урынбасараы Эдуард Идрисов. — Урман янгыннарының төп сәбәбе — кеше. Кешеләр үләндәрне яндыра, тәмәке төпчекләрен ташлый, учакларны тулысынча сүндерми. Үләннән урман яна башлый, җәнлекләр һәлак була, тоташ авыллар янып бетә, тынны кыса торган төтен белән торф чыганаклары барлыкка килә. Башкортстанда яшәүчеләрне янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәргә, чүп-чар, үлән, учак ягудан баш тартырга чакырам. Янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозган өчен җаваплылык каралган».
Башкортстанда ут чыгу очракларын вакытында ачыклау һәм гаеплеләрне табу буенча 3113 кешедән торган 242 ведомствоара мобиль төркем оештырылган. Алар 1105 берәмлек техника белән тәэмин ителгән. Патрульлек итүнең 627 маршруты билгеләнгән.
Чыганак: "Башинформ".
Читайте нас: