Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 апрель 2019, 11:17

Балтачның „ашыгыч ярдәм” фельдшеры Илшат Хәмәтнуров дүрт сабыйның “кендеген кискән"

Балтач үзәк район дәваханәсенең „ашыгыч ярдәм” хезмәтендә үз эшен белеп һәм яратып башкарган уңганнар тырышлык сала. Фельдшер Илшат Хәмәтнуровка күпләр остаз, көчле белгеч итеп ышанып карый.

Балтач үзәк район дәваханәсенең „ашыгыч ярдәм” хезмәтендә үз эшен белеп һәм яратып башкарган уңганнар тырышлык сала. Фельдшер Илшат Хәмәтнуровка күпләр остаз, көчле белгеч итеп ышанып карый.
Сәйтәк авылында туып-үскән егет урта мәктәптән соң Бөре медицина училищесында махсус урта белем ала. Фельдшер белгечлегенә ия булуга, егет армия хезмәтенә чакырыла.
—Самара өлкәсендә санчастьтә санинструктор булып хезмәт иттем. Хезмәт чорында төрле бәхетсезлек очрагына тап булып имгәнгән, травмалар алган солдатларга беренче медицина ярдәме күрсәтергә туры килде. Шунда үземнең дөрес юл сайлаганыма ныклап төшендем, — ди Илшат Әлфит улы.
Армия хезмәтен үтеп кайтып казна киемен салуга егетне үзәк район дәваханәсенең „ашыгыч ярдәм” хезмәтенә эшкә кабул итәләр.
—1991нче ел иде. Ул вакыттагы баш табиб Рәфис абый Хаҗиев эшкә алды. Бернече көнне үк Чокалы авылына чакыру буенча юлга чыктык. „УАЗ” базасындагы махсус автомашинаны Рафаэль абый Вәлинуров хезмәтләндерә иде. Авылда яшәгән, кан басымы күтәрелгән ханыма вакытында барып җитеп медицина ярдәме күрсәттек. Кайтыр юлда машина сафтан чыкты. Тәҗрибәле водитель Рафаэль абый үзе төзәтеп кайтып җиткән бүгенгедәй хәтердә әле, — дип искә ала героем.
Утыз ел дәвамында зур үзгәрешләр кичергән „ашыгыч ярдәм” хезмәте. Беренчедән, элек күп авылларда элемтә хезмәте дә „аксаган”. Ә хәзер кәрәзле телефоннан дөньяның төрле почмагында яшәүчеләр белән элемтәгә кереп булган заманда яшибез. Төпкел авылларда яшәүчеләр тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә чакыру юллый ала. Бүгенге юлларны да утыз ел элекке белән чагыштырып булмый, ди ак халатлылар.
—Мин эшли башлаган елларда Иске Балтач авылының Мәктәп, Юбилей урамнарында „УАЗ” автомашиналары батып утырган чаклар еш күзәтелә иде, —дип хәтерли ак халатлы.
Тынгысыз, катлаулы фельдшер хезмәте. Шушы еллар эчендә дүрт сабыйга якты дөньяга аваз салырга ярдәм иткән Илшат Әлфит улы. Бәхеткә, барлык очраклар да уңышлы тәмамланган.
Тәҗрибәле фельдшер билгеләвенчә, соңгы елларда төрле травма, юл-транспорт һәлакәтендә имгәнеп мөрәҗәгать итү, инсульт, инфаркт очраклары ешайган. Инсульт, инфаркт кичергән авыруларны диагноз куеп, беренче медицина ярдәмен күрсәтеп Бөре шәһәренә, яки Уфа шәһәренең 21 санлы дәваханәсенә илтәләр.
Үз эшенең остасы, булмышын башкаларага ярдәм күрсәтүдә тапкан Илшат Хәмәтнуровның озак еллар дәвамында салган фидакарь хезмәте Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән билгеләнгән.
Читайте нас: