«Гомумән, бар нәрсәне тикшерегез. Тәүге чиратта, кануният, инструментарий торышын. Мин бизнесны юкка чыгармау өчен мөмкин булган чикләү чараларына бик сакчыл карарга тырышам. Ләкин сез карагыз. Нәрсәнедер катгыйлаштырырга, төзәтергә кирәк икән, рәхим итеп, эшләгез, — дип йомгак ясады Радий Хәбиров. — Гражданнар сходының эшен тикшерегез. Авыл биләмәләре башлыкларын чакырыгыз, алар дөресен сөйли. Бәлки, шуның нигезендә сез дә безгә берәр тәкъдим кертерсез».
Бутлегерлар белән көрәштән тыш, урындагы халык башка әһәмиятле һәм көнүзәк мәсьәләләрне дә тикшерә. Алар арасында халыкның янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, торак пунктларда асфальт түшәү өчен төп урамнарны билгеләү һәм башка мәсьәләләр бар.