Балтач таңнары
+12 °С
Болытлы
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 апрель 2019, 13:15
Башкортстанда «Аек авыл» конкурсы җиңүчесенә төзекләндерүгә ярты миллион сум бирелә
“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, Бөтендөнъя башкортлары корылтае «Аек авыл» конкурсына старт биргән.
“Башинформ”
агентлыгы хәбәр итүенчә, Бөтендөнъя башкортлары корылтае «Аек авыл» конкурсына старт биргән.
Бу хакта кичә Аскын районы корылтае утырышында Бөтендөнъя башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин белдергән.
«Аек авыл» республика конкурсы муниципаль районнарның авыл биләмәләре арасында үткәрелә.
Ул ике этапта оештырыла. Беренче этап 2019 елның 10 апреленнән 31 августына кадәр районнар арасында үткәрелә. Анда бөтен авыллар һәм авыл биләмәләре катнаша ала. Икенчесенә, республика этабына, муниципаль районнарның җиңүчеләре чыга. Конкурска йомгак 2019 елның 30 ноябренә кадәр ясала.
Җиңүчеләр республика Хөкүмәте дипломнары һәм акчалата премия (максатлы) белән бүләкләнәчәк:
— беренче урын – 500 мең сум;
— икенче урын – 250 мең сум;
— өченче урын – 150 мең сум.
Акчалата бүләк Оештыру комитеты карары буенча авыл биләмәсен үстерү өчен файдаланыла. Конкурста актив катнашып, финалга җиткән 10 авыл биләмәсенә 30ар мең сум тапшырыла. Моннан тыш, оештыру комитеты район, авыл биләмәсе башлыклары, мәктәп директорлары, актив җәмәгәтьчеләр исәбеннән 20 активистны да билгеләячәк. Алар Башкортстан Хөкүмәте дипломнары һәм 10ар мең сум премия белән бүләкләнә.
Конкурсны оештыручылар Бөтендөнъя башкортлары корылтае белән берлектә Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте, муниципаль район хакимиятләре, гаилә һәм хезмәт, саулык саклау, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыклары, Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши