Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 апрель 2019, 11:33

Штәнде авылына яңа форматтагы телевидение килеп җитте

Быел июнь аенда Русиядә яшәүчеләр тулысынча цифрлы телевидениегә күчеп бетәргә тиеш. Балтач районында Штәнде авыл биләмәсенә караган авыллар тулысынча һәм өлешләтә цифрлы эфир телевидениесе тоткан зонада урнашкан.

Быел июнь аенда Русиядә яшәүчеләр тулысынча цифрлы телевидениегә күчеп бетәргә тиеш. Балтач районында Штәнде авыл биләмәсенә караган авыллар тулысынча һәм өлешләтә цифрлы эфир телевидениесе тоткан зонада урнашкан.
Халыкны сыйфатлы цифрлы эфир телевидениесе белән тәэмин итү максатыннан цифрлы эфир телевидениесе зонасында яшәмәгән аз тәэмин ителгән гаиләләргә hәм пенсиясенә федераль социаль өстәмә алган пенсионерларга спутник корылмаларын сатып алуга hәм куюга дәүләт ярдәме күрсәтелә. Районда бу уңайдан актив эш алып барылды. Иң элек әлеге категориягә кергән гражданнарның исемлеге барланды.
Штәнде авыл биләмәсе башлыгы Вадим Галиәкбәров безгә бу уңайдан түбәндәгеләрне сөйләде:
—Штәнде авылында пенсиясенә федераль социаль өстәмә алган пенсионерлар саны 16 кеше. Шуларның 8е цифрлы эфир телевидениесе зонасында, 8е цифрлы эфир телевидениесе зонасыннан читтә яши. Зонадан читтә яшәүчеләрнең 7се спутник корылмаларын сатып алуга hәм куюга дәүләт ярдәме күрсәтүне сорап гариза бирде. Аз тәэмин ителгән гаиләләр саны —12. Шуларның 4се — цифрлы эфир телевидениесе зонасында, 8е зонадан читтә яши. Соңгыларының 7се гариза бирде. Мата авылында пенсионерлар 18 кеше, алар барысы да цифрлы эфир телевидениесе зонасыннан читтә яши һәм 15е гариза бирде. Аз тәэмин ителгән 11 гаиләнең барысы да дәүләт ярдәменә дәгъва итә. Әрдәгеш авылында 2 пенсионер һәм аз тәэмин ителгән бер гаилә дәүләт ярдәме сорап гариза язды. Биләмә буенча барлыгы 43 гаилә дәүләт ярдәменә дәгъва итә. Апрель аенда шуларның 23енә дәүләт исәбенә спутник корылмасы урнаштырылачак.
Без Штәнде авыл биләмәсенә юлланган көнне ачык типтагы „Ростелеком” җәмгыятенең Борай участогы начальнигы Динарис Галләмшин җитәкчелегендә әйдәүче инженер Дамир Мухаяров һәм водитель Әниф Зиннәтуллин Штәнде авылында яшәүчеләргә спутник корылмасын урнаштырды.
Сания һәм Ильяс Арслановлар әлегә кадәр IP – телевидениесе хезмәтеннән файдаланганнар.
—Цифрлы телевидение килеп җитте дип IP – телевидениесеннән баш тартмыйбыз. Кайсының сыйфаты яхшырак булыр, кайсында күбрәк һәм кызыклырак, күңелгә хуш килгән каналлар булырын алдан белеп булмый, — ди хуҗалар.
Авылның алар яшәгән Мичурин урамында янә ике гаиләгә дәүләт ярдәме белән цифрлы телевидение корылмасы урнаштырылачак.
Читайте нас: