Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 апрель 2019, 18:52

Иске балтачлыларны йорт алдындагы контейнерлар борчый...

Урам йорт хуҗасмы милке түгел. Шулай да Иске Балтачта көнкүреш калдыклары туплау контейнерларының йорт алдына урнаштырылуына ризасызлык белдерүчеләр бар.

Авылларда көнкүреш калдыкларын йорт алдына урнаштырылуына борчылу белдерүчеләр бар.

Тик әлеге контейнерлар барысы да вакытлыча гына урнаштырылган. Алдагы көннәрдә алар махсус мәйданчыкларда булачагы турында бәян иткән идек. Ә йорт алдына контейнер урнаштырылуына шикаять белдерү бер уйлаганда дөрес түгел. Контейнер ихатага урнаштырылмаган да инде. Ә урам йорт хуҗасы милке түгел.


Иске Балтачтан Лилиана Суфиянова: “Гыйнвар аеннан башлап авыл хакимиятенә безнең йорт алдыннан контейнерны алуларын үтенәм. Авыл хакимияте җитәкчелеге ишетергә теләми. Кемгә мөрәҗәгать итәргә икән?—дигән язма белән “Балтач таңнары”ны гәзитенең ВКонтакте социаль челтәрендәге паблигына видеоязма урнаштырган иде.
Иске Балтач авыл хакимияте ризасызлык белдерүче үтенечен канәгатьләндерде. Контейнерны күчергәннәр.
Бүген “Балтач таңнары” редакциясе хезмәткәре биредәге хәл белән танышты. Видеоязмада тасвирланган контейнер Иске Балтач авылын Иске Яхшый белән тоташтырган Совет урамы юл читендә урын алган. Инде контейнер беркемнең йорт алдында түгел. Беркемгә дә комачауламыйдыр, мөгаен...
Читайте нас: