Балтач таңнары
-4 °С
Кар
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 апрель 2019, 13:28
Балтачлылар „Инцидент” порталында нинди проблемалар күтәрә?
Бүгенге, кем әйтмешли, „ни арба, ни чана чоры”нда, әлбәттә, юллар торышына халыкта ризасызлык зур.
Бүгенге, кем әйтмешли, „ни арба, ни чана чоры”нда, әлбәттә, юллар торышына халыкта ризасызлык зур.
Тамара Кильмаева: "Безнең Балтач районында моннан 4 ел элек федераль трасса төзеделәр. Әмма зур йөк төягән КамАЗлар, бердәнбер юлыбызны бөтенләйгә юкка чыгардылар. Түбән Янактай авылы хәзер саз эчендә. Язын, көзен юл һуш китәрлек хәлдә. Безнең юл аша йөределәр, әмма беркем дә ремонтламады. Чокыр-чакыр, күлләвекләр җыелып ята. Килеп күрегез. Асфальт булмаячак. Без беләбез. Аз гына булса да ком-таш салсалар, мондый юл булмас иде, дип уйлыйм".
Җавап: Иске Балтач — Югары Янактай автоюлы республиканың Юл хуҗалыгы идарәлеге балансында, Балтач юл төзү һәм ремонтлау идарәлеге карамагында. Балтач район Хакимияте юлның әлеге участогын ремонтлау кирәклеге турында республика Юл хуҗалыгы идарәлегенә хат белә
н мөрәҗәгать итте. Уңайлы һава шартлары урнашу белән ремонт эшләнәчәк.
Рузалин Гәрәев: „Тушкыр авыл биләмәсенең Асавка авылы. Балтач районы. Ни өчен кешене мыскыл итәләр? Юл юк. Район үзәгенә дә бара алмыйбыз. Эшләгез инде юл. Аскын районының Кубияз һәм Билгиш авылларына эшләделәр бит. Ә Балтачта юлны бөтенләй эшли белмиләр”.
Җавап: „Тушкыр һәм Асавка авыллары арасындагы автомобиль юлы участогын урындагы юл төзү һәм ремонтлау идарәлеге 2018 елның җәендә ремонтлады. Тирән эзләрне һәм җимерелгән участокларны бетерү өчен бу юл якын көннәрдә грейдер чыгарып тигезләнәчәк. Ихтирам белән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев”.
Редакциягә шалтыратып Туктай, Курач, Көндәшле, Күзәй, Текән, Имән авыллары халкыннан юллар торышына канәгатьсезлек белдерүчеләр бар.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши