Балтач таңнары
-28 °С
Болытлы
9 май - Җиңү көне
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2019, 13:28
Бензин бәясе җәйгә кадәр артамаячак. Алда тагын ни булыр?
Русиядә бензин бәясе быелның 30 июненә кадәр артмаячак. Русия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Козак шул хакта белдергән.
Машина йөртүчеләр җиңел сулап куйды. Илдә бензин бәясе быелның 30 июненә кадәр артмаячак. Бу хакта Россия вице-премьеры Дмитрий Козак әйткән, дип яза "Хезмәт" Вытан Татарстан" мәгълүматына сылтама белән.
Билгеле булганча, узган елның көзендә ил хөкүмәте нефть компанияләре белән автомобиль ягулыгына бәя үсешен тоткарлауга бәйле килешү төзеде. Ул быелның 31 мартына кадәр гамәлдә. Документ нигезендә, ваклап сату бәяләрен “катыру”, зур булмаган күләмдә күпләп сату бәяләрен ягулык салу станцияләренә зыян китермәслек дәрәҗәдә саклап тоту турында килештеләр. Шулай ук нефть компанияләренә эчке базарны алдагы ел белән чагыштырганда өч процентка күбрәк күләмдә ягулык белән тәэмин итү бурычы да йөкләнде.
Рульдәгеләр апрельне куркып көтте. Килешү гамәлдән чыгуга ягулык бәясе тагын югарыга үрмәли башлаячак дип фаразладылар. Тик юкка борчылганнар. Дмитрий Козак килешүнең тагын өч айга озайтылуын хәбәр итте. Бу хакта ул бәяләр үсешен “йөгәнләп” торучы нефть компанияләре вәкилләре белән очрашудан соң әйтте. Очрашуда катнашкан “Новый поток” нефть компаниясе хуҗасы Д.Мазуров әлеге адымга баруларын килешү кыска вакытка гына озайтылу белән аңлаткан. “Хөкүмәт йортында узган киңәшмә барышында бу соңгысы булачак диделәр”, – дип нефть эшкәртүче сүзләрен китергән “Известия” басмасы.
Чыганак.
Читайте нас в
Редакцияне сайлау
Новости
6 октябрь , 18:45
В Калмыкии выявлена колбасная продукция, зараженная вирусом африканской чумы свиней
Новости
31 октябрь , 13:20
Балтач районында геобилгеле туристик нокта барлыкка киләчәк
Новости
31 октябрь , 16:57
Балтачевцы стали лауреатами и дипломантами республиканского конкурса
Новости
30 октябрь , 19:46
Балтачта җәяүлеләр светофорга ник буйсынмый?