Район мәдәният сараенда республика оешуның 100 еллык юбилее уңаеннан зур тантана үтте.
Гасырга тиң юбилей уңаеннан балтачлыларны тәбрикләргә олы кунаклар килде. Залга җыелган хөрмәтле райондашлар, хезмәт, сугыш ветераннары, Мактаулы гражданнар, район Советы депутатлары, район Хакимиятенең элекке җитәкчеләре, хокук саклау органнары, оешма, предприятие, учреждение, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары, мәктәп директорлары, имамнар, эшкуарлар, күп балалы аналар, мәгариф, мәдәният, медицина һәм башка тармакларда хезмәт салган, спорт, уку алдынгыларын район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сәламләде.
Батырша кебек дөньяга билгеле шәхес үстергән, башкорт халкының легендар улы Салават Юлаев эзләрен саклаган, бай тарихы белән билгеле Балтач җиренең төп байлыгы талантлы, эш сөйгән халкы. Районыбыз халкы ике Советлар Союзы Герое, районыбызны үстерүгә зур өлеш керткән элекке җитәкчеләр белән хаклы горурлана.
—Бүген дә районда масштаблы проектлар тормышка ашырыла. Алар барысы да халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән. Укучылар, спортчылар яңадан-яңа уңышлар, югары биеклекләр яулыйлар. Районның, республиканың киләчәге безнең кулда. Алга, Балтач! Алга, Башкортстан!—диде Илгиз Әхвәс улы.
Котлауларны республика информатизацияләү һәм „Ачык республика” системасы эше дәүләт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Геннадий Разумикин дәвам итте. Республика Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров исеменнән 100 еллык уңаеннан тәбрикләүләр җиткерде һәм бер төркем балтачлыларга „Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел” юбилей медальләрен тапшырды. Бу исемлектә „Почёт билгесе”, Хезмәт Кызыл Байрак орденнары кавалеры, КПСС район комитетының беренче секретаре Гафурҗан Фәтхуллин, өченче дәрәҗә Хезмәт даны ордены кавалеры, Куйбышев исемендәге кооператив механизаторы Рәфис Садыков, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, „Россия” җәмгыяте савучысы Зәнфирә Вәлиева, өченче дәрәҗә Хезмәт даны ордены кавалеры, элекке „Урал” колхозы савучысы Азалия Кахзиханова, Башкортстан Республикасының атказанган врачы Римма Ильясова, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы Марат Закиров, Башкортстан Республикасының атказанган саулык саклау хезмәткәре, Көнтүгеш авыл фельдшер-акушерлык пункты мөдире Флүрә Шәихова, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, „Россия” җәмгыяте директоры Фидарис Гарипов, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Куйбышев исемендәге кооператив тракторчысы Радик Усманов, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, балалар сәнгате мәктәбенең вокаль башкару классы преподавателе Рая Хәмәева бар иде.
Республика Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты, чикләнгән җаваплылыктагы „Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте генеральный директоры Шамил Шәрипов 65 ел дәвамында „Газпром” җәмгыятенең районнар, республика объектларын табигый газ белән тәэмин итүе, социаль сәясәтне тормышка ашыруга тоемлы өлеш кертүе турында сөйләде. Ел саен балалар спортын үстерүгә, авыл юлларын төзекләндерүгә зур ярдәм күрсәтелә.
—Җәен Уфада балалар спорт уеннары үтәчәк. Алардан Балтач районы балалары да читтә калмас, дип ышанам. Кешеләр турында хәстәрлек күрү киләчәктә дә өстенлекле бурыч булачак, — диде Шамил Госман улы.
Русия Федерациясенең Гомумрусия дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәтләндерүе профсоюзының Башкортстан Республика оешмасы рәисе Рәшит Харрасов данлы юбилей уңаеннан балтачлыларгы иң җылы теләкләрен җиткерде.
Аннары тамашачыларга бай эчтәлекле, зур концерт программасы тәкъдим ителде.
(Тулы язма белән “Балтач таңнары” гәзите битләрендә таныша аласыз).