Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март 2019, 11:40

Балтач район Хакимияте каршындагы Административ комиссия авылларда тәртипне җайга салачак

Район Хакимияте каршында Административ комиссия эшли. Аның составына административ комиссия рәисе, җаваплы секретаре, унбиш авыл биләмәсе башлыгы, шулай ук контрольлек итүне тормышка ашыручы вазифалы кешеләр керә. Комиссиянең җаваплы секретаре Финур Фоат улы ХӘМӘТНУРОВ хәбәрчебезне комиссиянең эшчәнлеге белән таныштырды.

Район Хакимияте каршында Административ комиссия эшли. Аның составына административ комиссия рәисе, җаваплы секретаре, унбиш авыл биләмәсе башлыгы, шулай ук контрольлек итүне тормышка ашыручы вазифалы кешеләр керә.
Комиссиянең җаваплы секретаре Финур Фоат улы ХӘМӘТНУРОВ хәбәрчебезне комиссиянең эшчәнлеге белән таныштырды.
—Башкортстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексның 14.2нче статьясына ярашлы, Административ комиссияләр әлеге кодексның 32 статьясы буенча административ хокук бозулар турында эшләрне карый.
Без авыл җирендә яшибез. Район Хакимияте каршындагы Административ комиссия нигездә административ хокук бозуларның 5 төре буенча материаллар карый. Аларга бүген тукталып үтәсе килә.
Югарыда телгә алынган кодексның 6.3нче статьясы — муниципаль норматив-хокукый актларда билгеләнгән төзекләндерү кагыйдәләрен бозу. Бу нәрсә дигән сүз?
Беренчедән, йорт хуҗалары үзләре яшәгән йорт – кураны техник яктан төзек хәлдә тотарга тиешләр. Икенчедән, торак йорт участогыннан читтә төзелеш материаллары, башка чүп, утын, печән, агач ботаклары, үлән сабаклары, авыл хуҗалыгы инвентаре, кузовлар һәм башка автомобиль запас частьләрен җыеп яткыру тыела. Тагылмалар, төзек булмаган автотранспорт урнаштыру, сыек калдыклар түгү, өй, хуҗалык корылмалары, гараж түбәләреннән агып төшкән эрегән кар һәм яңгыр суларын урамга, гомум кулланыштагы башка территорияләргә чыгару шулай ук тыелган чаралар. Бу хокук бозалур гражданнарга 2000 сумнан алып 3000 сумга кадәр, вазифалы кешеләргә — 10 000—15 000 сум, юридик шәхесләргә 50 000 — 100 000 сум административ штраф салуга китерә.
Башкортстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексның 7.3нче статьясы — авыл хуҗалыгы терлекләрен көтүләү тәртибен бозуга кагыла. Икенче төрле әйткәндә, йорт хайваннары (сыер маллары, кәҗә, ат, сарык) хуҗалары аларны үзләренең йорт тирәсендә асрарга яки оешкан тәртиптә көтүче каравында көтүгә чыгарырга тиешләр. Терлекләрне авыл эчендә (урамнарда, парклар, скверлар, аллеялар һәм башкалар) ирекле көтүләү, шулай ук авыл биләмәсе территориясендә авыл хуҗалыгы терлекләрен озатучы кешесез күчереп йөртү катгый тыела. Бу хокук бозуларга юл кую гражданнарны 1000 —3000 сум, вазифалы кешеләрне —5000—8000 сум, юридик шәхесләрне 15 000—20 000 сум күләмендә административ штрафка тарттыруга китерә.
Кодексның 13.5нче статьясы —төнге сәгатьләрдә гражданнарның тынычлыгын бозуга кагыла. Тәүлекнең төнге вакытында, 23.00 сәгатьтән 06.00 сәгатьләр аралыгында гражданнарның тынычлыгын бозу гражданнарга 2000—3000 сум күләмендә, вазифалы кешеләргә — 5000—8000 сум, юридик шәхесләргә 20 000—30 000 сум күләмендә административ штраф салу белән тәмамланырга мөмкин.
Шул ук кодексның 13.7нче статьясында хайваннар белән эш иткәндә җәмәгатьчелек тәртибе таләпләрен бозган өчен җаваплылыкка тарттыру каралган. Монда сүз этләрне җәмәгать урыннарында муенчак һәм борынчаксыз йөртү (бүлмә һәм декоратив токымлы этләрдән тыш) турында бара. Бу хокук бозуларга юл кую гражданнарга 500 сумнан алып 2000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Русия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 13.8нче статьясы — гаилә-көнкүреш гаугаларына кагыла. „Гаилә әгъзаларының, шулай ук бергә яшәүче кешеләрнең саулыгына, намусына һәм абруена зыян кылынырлык итеп кул күтәрү, әрләшү, башка гамәлләр кылу (гаилә-көнкүреш гаугалары), әгәр бу гамәл Русия Федерациясе законнары тарафыннан күздә тотылган хокук бозу составын барлыкка китермәсә ,” – диелгән бу статьяда. Хокук бозуның бу төре 300 сум күләмендә, кабат шушы кылыкны кылган очракта 500 сумга кадәр штраф салу белән тәмамланырга мөмкин.
2018 елда район Хакимиятенең Административ комиссиясе тарафыннан административ хокук бозулар турындагы 108 эш каралган. Шуларның 66сы — 13.8нче, 12се — 13.5нче, 27се 7.3нче статья буенча үткән.
Административ хокук бозулар турындагы кодексларда каралган таләпләрне һәр кеше үтәргә, хокук бозуларга юл куймаска тиеш. Шул чагында районда тәртип урнашачак, тормыш күпкә уңайлырак булачак һәм һәммәбезгә шатлык кына китерәчәк.
Аида ХӘЙРТДИНОВА язып алды.
Читайте нас: