Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март 2019, 16:35

2020 елда Башкортстанда халык исәбен алачаклар

Башкортстанда 2020 елның октябрендә үтәчәк Бөтенрусия халык исәбен алуга әзерлек башлану алдында. Быел тәүге чиратта башкарыласы чаралар республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров алып барган атналык оператив киңәшмәдә тикшерелгән.

Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Башкортстандагы территориаль органы җитәкчесе Әкрам Ганиев белдерүенчә, республикада исәп алуга 10 мең кеше җәлеп ителәчәк. Бу сан, 2010 ел белән чагыштырганда, 5 мең кешегә кимрәк. Ни өченме? Ул мәгълүматларны җыюның яңа ысулларын гамәлгә кертүгә бәйле. Ә бу инде халык исәбен алучылар арасында электрон исәп алу битләрен кулланып сораштыру һәм исәп алу документларын интернет аша тутыруга кагыла. Әлеге мәгълүматларны кәгазьдә җыюның традицион технологиясе резерв буларак калачак.
2019 елда муниципалитетларда Бөтенрусия халык исәбен алуны үткәрүне оештыру планы төзеләчәк. Алар нигезендә 2020 ел башында республика шундый ук план төзелеп, ул федераль документның бер өлеше булачак.

Республика Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров билгеләгәвенчә, халык исәбен алу — бик мөһим чара. Ул саннар карар өчен түгел, ә безнең халыкка структур анализ ясау өчен кирәк.
Аида ХӘЙРТДИНОВА әзерләде.

Читайте нас: