Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 март 2019, 10:50

Район авылларында яшәүче халыкны ниләр борчый?

Бүген халыкка үзен борчыган сорау, проблема, теге яки бу мәсьәләне хәл итү буенча күп мөмкинлекләр бирелгән.

Бүген халыкка үзен борчыган сорау, проблема, теге яки бу мәсьәләне хәл итү буенча күп мөмкинлекләр бирелгән.
Район Хакимиятендә халыкны шәхси сораулары буенча кабул итү графигы расланган, һәр хезмәтнең социаль челтәрләрдә аккаунтлары булдырылган һәм башкалар. Белүебезчә, Республика Башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров та бу мәсьәләгә җитди карый һәм республикага кайтып эшли башлаган беренче көннәреннән урындагы властьларны халыкка якынаерга һәм ачык булырга чакырды.
Әлеге вакытта район Хакимиятендә булдырылган информацион төркем әгъзалары һәр авылда яшәүчеләр белән күчмә очрашулар үткәрә. Аларда спиртлы эчемлекләрне законсыз сатуга каршы көрәш, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр карала.
Авылларда сыйфатсыз эчемлекләр сатып, халыкны агулап, үлемгә дучар итеп көн күрүчеләр булуы беребезбгә дә сер түгел. Җыен барышында каралган төп мәсьәлә әлеге проблемага кагыла. Ни өчен дигәндә, кайбер авылларда хәтта хатын-кызлар, ана кешеләрнең бу гадәтне үз итүе башка сыймаслык хәл. Ә бит бүген халыкны агулаучыларның үзләрендә дә балалар үсә. Ялган аракы саткан кешенең үзенең балаларына да бер көн килеп кемдер агу тәкъдим итәчәк. Һәр кылык иртәме, соңмы үзеңә әйләнеп кайтачак. Тормыш законы бу. Ул безгә кадәр исбат ителгән.
Түгелгән күз яшьләре, балалар каһәре, җимерелгән язмышлар, таркалган гаиләләр — эчкечелекнең нәтиҗәсе.
Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика буенча күп районнарда аракы, спирт сатылуы турында хәбәрдар: контрафакт аракы сатып баючылар, эчеп һәлак булучылар проблемасын геноцидка тиңли, куркыныч күренешкә каршы республика буенча катгый чаралар үткәреләчәге турында искртә. Законсыз алкоголь эчемлекләр саткан өчен штрафлар күләме артачак.
Бу зур бәлагә каршы ялгыз гына көрәшү мөмкин түгел. Монда тиешле органнарның киң җәмәгатьчелек белән кулга-кул тотынышып эшләве кирәк.
Янгын хәвефсезлеген тәэмин итү шулай ук кискен мәсьәләләрнең берсе. Күзәтчелек итү органнарының, урындагы җитәкчеләр, җәмәгать башлангычындагы оешма җитәкчеләре белән берлектә җәелдергән аңлату, профилактик эшләре нәтиҗәсендә соңгы ел эчендә бәхетсезлек очраклары кимеде. Әмма бу эш дәвамлы булырга тиеш. Һәр йортта янгын чыгуны искәрткән махсус җайланма урнаштыру — бүген көн таләбе.
Җыен барышында халыкның сәламәтлек торышын тагын да яхшырту, авылларны төзекләндерү, көнкүреш калдыкларын җыюга кагылышлы һәм башка күп төрле сораулар ачыклана һәм карала. Аларны хәл итү буенча карарлар кабул ителә. Анык җаваплар бирелә.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: