Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 март 2019, 12:34

Эшсезлек буенча пособиене кемнәр ала

Предприятие, учреждениеләрнең төрле сәбәпләр белән, беренче чиратта, банкротка чыгып ябылуы яки статусларын үзгәртүе кешеләрне еш кына эшсез калдыра

Аны ничек юлларга?


1. Эш эзләү максаты белән урындагы мәшгульлек үзәгендә теркәлергә кирәк. Моның өчен түбәндәге документлар таләп ителә:

* Паспорт;

* Белем турында диплом;

* Хезмәт кенәгәсе;

* Соңгы эш урыныннан соңгы айдагы уртача хезмәт хакы турында белешмә.


2. Әлеге документларны тапшырганнан соң, 11 көн дәвамында үзегезгә туры килгән вакансияләрне сайлау өчен сезне чакырып алачаклар. Сезгә туры килгән эш урыны түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:

* профессиональ квалификациягезгә туры килергә;

* соңгы эш урынындагы шартларга туры килергә;

* сәламәтлек торышына яраклы булырга;

* тәкъдим ителгән эш урынына транспорт белән бару мөмкин­леге булырга.


3. Әгәр сезнең карашка туры килгән эш табылмаса, яңа документлар тупланмасын әзерләргә һәм эшсез кеше статусында теркәлергә кирәк булачак.


4. Эшсез статусына ия булганнан соң, сезгә аена кимендә ике тапкыр вакансия сайлау өчен мәшгульлек үзәгенә килергә кирәк. Әлеге үзәк хезмәткәрләре сезгә кайчан килергә кирәклеген язма рәвештә һәм имзагызны алып искәртәчәк.





Кайсы очракта мондый статус бирелми?


* Теркәлгәннән соң, тәүге 10 көндә сезгә туры килгән ике вакансиядән баш тарткан очракта;

* Эш эзлисез, һөнәрегез юк һәм арытаба профессиональ әзерлектән яки вакытлыча эштән баш тартканда;

* Эш урыныннан китеп, 10 көн эчендә яңа эш урыны эзләү максатында теркәлмәгәндә;

* Ялган документлар тапшырганда;

* Эшсез статусына ия булу турында карар кабул итү өчен билгеләнгән вакытта мәшгульлек үзәгенә килмәгәндә.


Игътибар! 2019 елның 1 гыйнварыннан эшсезлек буенча пособие алты айдан да артык түләнми, ә барысын бергә кушып исәпләгәндә 12 айдан артмаячак. Ягъни, барыбер эш эзләргә туры киләчәк.





Күпме исәпләнә?


Пособие кеше эшсез статусына ия булган көннән түләнә башлый.

Беренче өч айда аның күләме уртача эш хакының 75 процентын тәш­кил итә, аннан соңгы айларда, шулай ук, ул кешенең уртача эш хакының 60 проценты күләмендә билгеләнә.

Пособие күләме кешенең соңгы эш урыныннан алынган белешмәгә нигез­ләнә.


Белешмә. 1 гыйнвардан эшсезлек буенча айлык пособиенең иң аз күләме — 1500 сум, иң күп күләме — 8000 сум. Әгәр кешенең соңгы эш урынында айлык хезмәт хакы 50-100 мең сумга җиткән икән, дәүләттән элекке реаль эш хакының 75 проценты күләмендә ярдәм көтү урынсыз.





Өч айдан да артык түләнми


Әгәр сез:


— эшне рәсми рәвештә беренче тапкыр эзлисез икән;

— эштән китүе­гезгә бер елдан да күбрәк вакыт үт-кән булса;

— хезмәт тәрти-бен бозу сәбәпле эштән киткән очракларда.





Пенсия алды яшендәгеләр өчен


Пенсия алды яшендәгеләргә эшсезлек буенча пособие 11 280 сум күләмендә билгеләнгән.





Әгәр кыскартуга эләксәгез


Эштә “кыскарту корбаны” булгансыз икән, озакка сузмыйча, беренче ике атна эчендә мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итеп, исәпкә басарга кирәк. Ул чагында сез, эш бирүчедән беренче ике айда пособие алу белән генә чикләнмичә, бу вакытка эш табып өлгермәсәгез, өченче айда да үзегез эшләп киткән урыннан пособие алу хокукын югалтмаячаксыз. Бу мәсьәләдә мәшгульлек үзәге дә сезгә тиешле белешмә бирәчәк.


Онытмагыз, югарыда телгә алынган шартлар үтәлгәндә, эш таба алмыйча, вакыт үткән өченче ай өчен дә элекке эш бирүчегез пособие түләргә тиеш. Әгәр мәшгульлек үзәгеннән бирелгән белешмә булган хәлдә дә эш бирүче пособие түләүдән баш тарта икән, бу — законга каршы килә һәм аңардан штраф юлларга була.


Белешмә. Хезмәткәр “кыскартуга” эләккән очракта, аңа пособие дәүләт тарафыннан билгеләнгән лимит буенча түгел, ә эштән китүченең реаль уртача хезмәт хакыннан чыгып түләнә.
Чыганак кызыл таң
Читайте нас: