Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март 2019, 13:46

Ялган аракы сатып баю шатлык китерәме?

Авылларда сыйфатсыз эчемлекләр сатып, халыны агулап, үлемгә дучар итеп көн күрүчеләр булуы беребезбгә дә сер түгел.

Авылларда сыйфатсыз эчемлекләр сатып, халыны агулап, үлемгә дучар итеп көн күрүчеләр булуы беребезбгә дә сер түгел.
Хатын-кызлар, ана кешеләрнең бу гадәтне үз итүе башка сыймаслык хәл. Ә бит бүген халыкны агулаучыларның үзләрендә дә балалар үсә. Ялган аракы саткан кешенең үзенең балаларына да бер көн килеп кемдер агу тәкъдим итәчәк. Һәр кылык иртәме, соңмы үзеңә әйләнеп кайтачак. Тормыш законы бу. Ул күптән исбат ителгән.
Түгелгән күз яшьләре, балалар каһәре, җимерелгән язмышлар, таркалган гаиләләр... Менә эчкечелекнең нәтиҗәсе.
Бу зур бәлагә каршы ялгыз гына көрәшү мөмкин түгел.
Монда тиешле органнарның киң җәмәгатьчелек белән кулга-кул тотынышып эшләве кирәк. Бу мәсьәлә күп тапкырлар утырышларда каралды һәм карала. Шулай булуга карамастан, эчкечелек авылларда “чәчәк ата”. Бу хакта урыннардан авыл старосталары борчылу белдереп безгә хәбәр иткән очраклар да юк түгел.

Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика буенча күп районнарда аракы, спирт сатылуы турында хәбәрдар: контрафакт аракы сатып баючылар, эчеп һәлак булучылар проблемасын геноцидка тиңли, куркыныч күренешкә каршы республика буенча катгый чаралар үткәреләчәге турында искртә.
Иң яхшысы — бу яман гадәткә бирелмәскә! Үзеңдә ныклы ихтыяр көче булдырып, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән гомерне Иман белән хак юлдан үтүдер, мөгаен...

Аида ХӘЙРТДИНОВА әзерләде.
Читайте нас: