Балтачта ЮХИДИ хезмәткәрләре Халыкара хатын-кызлар көнендә „Автоханым өчен чәчәкләр” акциясе уздырды.
Балтачта 8 Март көнендә ЮХИДИ хезмәткәрләре гадәти булмаган рейд—„Автоханым өчен чәчәкләр” акциясе үткәрде Автомобиль белән идарә иткән хатын-кызлар юлда туктатылгач инспекторлар кулыннан, бәйрәм уңаеннан, чәчәкләр алдылар .
Инспектор таләбен үтәп, юлда тукталган кызларның күбесе, гадәттәгечә, документларын чыгарып күрсәтте. Әмма инспекторлар документ тикшерү урынына аларны котлады. Хатын-кызларның хокук саклау органы хезмәткәрләре ягыннан мондый көтелмәгән игътибарына реакцияләре төрле булды.
Шулай да салкын иртәнең гадәти булмаган котлаудан башлануына автоханымнар сөенчләрен яшерә алмады. Инспекторларга рәхмәт укыдылар.