Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 март 2019, 07:00

Иске Балтачта яшәүче сугыш ветераны Әхнәф Мазһаров бүген 93 яшен билгели

Иске Балтачта яшәүче Рәйнә һәм Әхнәф Мазһаровлар гаиләсендә 8 март һәр елны икеләтә бәйрәм.

Бөек Ватан сугыш, педагогия хезмәте ветераны, районның Мактаулы гражданы, шагыйрь, “Балтач таңнары” гәзитенең актив хәбәрчесе Әхнәф Мазһар улы Мазһаровка бүген 93 яшь.
Әхнәф Мазһаров – Балтач районының мәгариф, мәдәният өлкәсенә зур өлеш керткән, элекке педагогия хезмәткәре буларак күпләргә тормышта юл күрсәткән узаман.
Тормыш иптәше Рәйнә Гатуф кызы Мазһарова да хезмәт дәверендә җәмгыятькә хезмәт итә, ул да педагогия хезмәткәре буларак җәмгыятьнең киләчәк буыны булган балаларны белемле итү өлкәсендә тырышлык сала.
Рәйнә Гатуфовнаны бүгенге бәйрәм—Халыкара хатын-кызлар көне, Әхнәф Мазһар улын туган көне белән ихлас тәбрик итәбез.
Картлыкка бирешми, сәламәт булып, балалар, оныклар, оныкчыклар куанычында озак еллар гомер итүләрен телибез.
Читайте нас: